Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гөлфинә Шәйгәрдановадан гөбәдия рецепты

Метрәй авылында яшәүче Гөлфинә Шәйгәрданова гаиләсен генә түгел, дус-ишләрен, хезмәттәшләрен дә берсеннән-берсе тәмле бәлешләре, пироглары белән сыйларга ярата. Бүген Гөлфинәдән гөбәдия рецептын тәкъдим итәбез. 

Метрәй авылында яшәүче Гөлфинә Шәйгәрданова гаиләсен генә түгел, дус-ишләрен, хезмәттәшләрен дә берсеннән-берсе тәмле бәлешләре, пироглары белән сыйларга ярата. Бүген Гөлфинәдән гөбәдия рецептын тәкъдим итәбез. 
Камыр: 0,5 литр сөт, 2 йомырка, 1,5 аш калагы шикәр комы, 1,5 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы дрожжи, 200 гр ак май салып, камыр басыгыз. Әзер камырны җылы урынга төреп куегыз. Камыр, кабарып, әзер булганчы торырга тиеш. Камыр әзерләнгән арада эчлек өчен кирәкле ингредиентларны әзерлибез. 
Эчлек өчен 1 стакан дөге һәм 7 йомырканы пешерергә, йөземне чистартып һәм берничә кат юарга кирәк. Дөге пешкәч, сеткалы чүмечкә салып берничә кат юарга, беренче катын тозлы су белән юсагыз, дөгегә тоз сибү кирәк булмаячак. 
Камыр әзер булгач, икегә – олы һәм бәләкәй кисәкләргә бүләргә. Иң элек төп өчен булган кисәкне җәеп, майланган табага салыгыз. Камырның өстен ак май белән майлап, күп итеп кызыл эремчек (корт) җәегез, өстенә бераз гына шикәр комы сибегез. Корт өстенә дөге салына һәм әз генә шикәр комы сибелә. Аннан соң эре кыргычтан чыгарылган йомыркаларны салырга. Иң өскә йөзем сибәргә онытмагыз. Барлык ингердиентларны салып бетергәч, ак майны юка телемнәргә кисеп, йөзем өстен капларлык итеп тезеп чыгарга тәкъдим ителә. Өслек камырын җәеп, пирогның өстен каплап, матурлап бөгеп чыгыгыз. Йомшак ак майга он, шикәр комы кушып, уылып тора торган кушылма ясарга һәм гөбәдия өстенә сибәргә кирәк. 220 градуска кадәр җылытылган духовкада 35-40 минут пешерергә. Гөбәдиягез тәмле булсын! 

Фото https://turk-in.ru/recepty/gubadiya.html алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X