Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гөмбәле- балыклы салат

Хәзер салатны бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек ашка да әзерлиләр. Сезгә тәкъдим итәсе гөмбәле-балыклы салат туклыклы һәм бик тәмле булуы белән аерылып тора. Мөслимдә яшәүче Алсу Cолтанова тәкъдим иткән рецепт буенча аны сез дә ясап карагыз әле.

Кирәкле ингредиентлар: 1 банка сардина балыгы, 5 йомырка, уртача зурлыктагы бер суган һәм бер кишер, 500 грамм чамасы шампиньон гөмбәсе, маринадланган 2-3 кыяр, майонез һәм каты сыр кирәк.
 

Эш тәртибе: гөмбәне зур телемнәргә кисеп кыздырабыз. Шул ук вакытта икенче табада кишер белән суган кыздырырга кирәк. Салатка аның маен салмаска. Юкса, салат артык майлы булачак. Кыярны саламлап турыйбыз. Йомырканы пешереп, кабыгыннан чистартабыз. Сардина балыгын чәнечке белән изәбез. Барлык ингредиентларны катлам-катлам итеп өябез. Тәлинкә төбенә иң беренче гөмбәне җәеп салабыз, өстенә әз генә майонез сылыйбыз. Аның өстенә өч йомырканы угычтан уабыз да юка катлам итеп майонез ягабыз. Аның өстенә кыяр салабыз. Чират сардина балыгына җитте. Балык өстенә кишер белән кыздырылган суган салына. Өстенә челтәрләп майонез сылыйбыз. Хәзер калган йомыркаларны эре угычтан уып салабыз. Иң соңыннан бик вак угычтан кырылган сыр сибелә. Салатның өстен укроп яисә базилик яфрагы белән бизәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев