Мөслим-информ

ТӘМЛЕТАМАК: Эремчектән эчемлек

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан эремчектән эчемлек ясау рецептын тәкъдим итәбез, дип яза "ИНТЕРТАТ.РУ" сайты.

Эчемлек өчен: бер капның 1/3 өлеше майсыз эремчек, бер стакан тулыр-тулмас сөт, туңдырылган кура җиләге, бераз шикәр комы.

Барлык ингредиентларны бергә салып, блендер белән болгатырга.

Өстенә шоколад та уып салырга мөмкин.

Тәмле булачак!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: