Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Эремчек печеньесы

Эремчек печеньесын ясау бер дә катлаулы түгел. Артык күп әйбер дә кирәк түгел.

Ингредиентлар:
– 200 г атланмай яки маргарин;
– 400 г он;
– ярты чәй калагы сода;
– 100 г шикәр комы;
– 1 йомырка.
Иң элек майны йомшартып, эремчек белән уарга кирәк. Эремчек төерләре калмаслык булсын. Аннары аш серкәсендә “сүндерелгән” чәй содасын һәм он салабыз. Артык каты булмаган камыр басабыз. Камырны “колбаса” формасында җәяргә һәм 30-40 минутка суыткычка куеп торырга кирәк. Камырны эре булмаган кисәкләргә бүлеп, һәрберсен юка итеп җәябез. Чәй тәлинкәсе чамасы зурлыктагы түгәрәк җәемнәр барлыкка килә. Һәрберсенең бер ягын шикәр комына манабыз да, шул ягын эчтә калдырып, урталай бөклибез. Тагын шикәр комына манабыз, тагын бөклибез. Шулай итеп өчпочмак килеп чыга. Өчпочмакның өстенә тугланган йомырка сөртеп, шикәр комы сибәбез дә табага тезәбез, 170-180 градус кайнарлыктагы духовкада пешерәбез. 
Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев