Мөслим-информ

Тәмлетамак. Эремчек печеньесы

Бүген Зәйтүнә апаның телеңне йотарлык печенье рецептын тәкъдим итәбез. Ул аны “өчпочмак” дип тә йөртә.

Зәйтүнә апа Минһаҗева кышка җиләк-җимеш компотлары; кыяр, помидордан, башка яшелчәләрдән бик күп “заготовкалар” әзерли икән. 
Камыр ризыкларын да яратып пешерә. Газетадагы “Аш-су” сәхифәсендә чыккан рецептларны да җыеп бара икән. “Авыз итеп карагыз әле, ошаса – укучыларга да тәкъдим итәрсез”, – дип, виноград яфрагына төреп тозлаган кыяр һәм эремчек печеньесы алып килгән. 

Эремчек печеньесын ясау бер дә катлаулы түгел. Артык күп әйбер дә кирәк түгел. Ингредиентлар:
– 200 г атланмай яки маргарин;
– 400 г он;
– ярты чәй калагы сода;
– 100 г шикәр комы;
– 1 йомырка.
Иң элек майны йомшартып, эремчек белән уарга кирәк. Эремчек төерләре калмаслык булсын. Аннары аш серкәсендә “сүндерелгән” чәй содасын һәм он салабыз. Артык каты булмаган камыр басабыз. Камырны “колбаса” формасында җәяргә һәм 30-40 минутка суыткычка куеп торырга кирәк. Камырны эре булмаган кисәкләргә бүлеп, һәрберсен юка итеп җәябез. Чәй тәлинкәсе чамасы зурлыктагы түгәрәк җәемнәр барлыкка килә. Һәрберсенең бер ягын шикәр комына манабыз да, шул ягын эчтә калдырып, урталай бөклибез. Тагын шикәр комына манабыз, тагын бөклибез. Шулай итеп өчпочмак килеп чыга. Өчпочмакның өстенә тугланган йомырка сөртеп, шикәр комы сибәбез дә табага тезәбез, 170-180 градус кайнарлыктагы духовкада пешерәбез. 
Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: