Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Дилбәрдән – тәмле пирожный

Мөслимдә яшәүче Дилбәр Шабаева аш-суга бик оста. Аның бавырдан әзерләнүче пирожные телеңне йотарлык тәмле була. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм тавык яисә сыер бавыры, 1 йомырка, уртача зурлыктагы бер суган һәм бер кишер, бер теш сарымсак, өч аш кашыгы он, тәменчә тоз, борыч, кирәкле күләмдә каймак. Эчлек өчен бер кишер, бер суган, бер теш сарымсак, яшел укроп, яшел суган кирәк булачак.Бавыр һәм суганны иттарткычтан чыгарабыз, кишерне эре угычта кырабыз. Йомырка, тоз, борыч, он өстибез. Әйбәтләп болгатабыз да, кызган майлы табада, әзер массаны коймак формасында калаклап салып, кыздырабыз. “Коймаклар”ны ике яктан да, әйләндереп, пешерергә кирәк. Эчлекне түбәндәгечә әзерлибез: вак угычта кишер кырабыз, суганны шакмаклап турыйбыз һәм майда кыздырып алабыз. Аннары каймак, сытылган сарымсак, тоз кушып болгатабыз. Әзер “коймак”ның берсен алып, өстенә әлеге эчлекне салабыз да, өстенә ваклап туралган яшел суган сибәбез һәм икенче бавыр коймагы белән каплыйбыз. Өстенә яшел укроп куябыз. Суган, майонез белән бизибез.Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X