Мөслим-информ

ТӘМЛЕТАМАК: дөгеле ит чумарын ничек пешерергә?

Патиссон белән пешкән дөгеле ит чумары рецептын тәкъдим итәбез.

500 грамм фаршка 2 зур суган турап салырга, тәменчә тоз һәм борыч сибәргә, 1 стакан дөге салырга һәм кул белән әвәләп шарлар ясарга.
Табада кишер белән суганны җиңелчә кыздырырга, ит шарларын тезеп чыгарга һәм күмелерлек итеп шулпа яки кайнаган су салырга, шакмаклап патиссон турарга, табаның капкачын ябарга, сүрән утта 40 минут пешерергә, ике аш кашыгы томат пастасы салырга, бераз тоз сибәргә һәм каплап пешереп бетерергә.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: