Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Чәй янына тәм-том печенье

Җиләк-җимешле печеньлар тәкъдим итәбез. Ялларда якыннарыгызны сыйлагыз әле!

БАНАНЛЫ. Кабыгы әрчелгән бананны чәнечке белән изгәләгез. Шуңа маргарин, йомырка, шикәр комы, сөт, тоз һәм он кушып камыр ясагыз.

Аннан соң камырны онлы тактада тигезләп җәегез дә төрле рәвештә кискәләгез. Маргарин белән майланган табага тезеп, 220 градус кызулыктагы мичтә алтынсу төскә кергәнче пешерегез.

Печенье пешерү өчен: стакан ярым он, 3 банан, 100 г йомшак маргарин, 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ярты стакан сөт, ярты чәй кашыгы тоз кирәк.

АЛМАЛЫ. Йомыркага шикәр оны, бал, какао һәм корица кушып, миксерда туглагыз. Шуңа эретелгән атланмай, чикләвек һәм чәй содасы белән сүндерелгән он кушып, камыр басыгыз.

Аннары кабыгы һәм орлыгы әрчелгән алманы эре угычта уып, эчлек әзерләгез.

Тактага җәелгән камырны ромб рәвешендә кискәләгез. Һәр ромбик уртасына бер чәй кашыгы уылган алма салыгыз, өчпочмаклап төрегез. Шул рәвешле ясалган печеньеларны майланган пергамент кәгазь җәелгән табага тезеп, әзер булганчы мичтә пешерегез. Өстенә кайнар килеш шикәр оны сибегез.

Ике стакан онга: 3 йомырка, 1 стакан шикәр оны, 3,5 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы какао, ярты чәй кашыгы төелгән корица, 100 г атланмай, 1 стакан төелгән әстерхан чикләвеге, ярты чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы, ә эчлек өчен 1-2 алма кирәк.

ЧИКЛӘВЕКЛЕ. Онга шикәр комы белән ванилин салып болгатыгыз. Шуңа туралган маргарин, каймак һәм йомырка кушып камыр басыгыз да, 30 минут суыткычта тотыгыз.

Вакланган чикләвеккә шикәр комы, бал һәм йомырка сарысы кушып, эчлек ясагыз.

Аннары суынган     камырны   ярты сантиметр калынлыкта җәеп, 10x10 см квадрат рәвешендә кискәләгез. Һәр квадратны тугланган йомырка белән  майлагыз, уртасына 1 чәй кашыгы эчлек салыгыз.

Шуннан соң квадрат-ның һәр почмагыннан уртага таба яртылаш кисегез. Почмакны аралаш-аралаш үзәккә беркетә барыгыз. “Пропеллер” формасында печенье ясалырга тиеш. Майланган табага тезеп, ачык көрәнсу төскә кергәнче мичтә пешерегез.

Ике стакан онга: 4 аш кашыгы шикәр комы, ванилин, 200 г маргарин, 1 аш кашыгы каймак, 2 йомырка, үсемлек мае, ә эчлек ясау өчен: 1 стакан вакланган әстерхан чикләвеге, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка сарысы, 3 аш кашыгы бал кирәк.

ЙӨЗЕМЛЕ. Бал һәм атланмайны чүмеч белән кайнап торган сулы кәстрүлгә утыртып эретегез. Шуңа шикәр комы, тугланган йомырка, “Геркулес”, он, чәй содасы, тәмләткеч йөзем кушып камыр басыгыз.

Кисәкләп бүлгәләнгән камырдан әстерхан чикләвеге зурлыгында шарлар әвәләгез. Үсемлек мае белән майланган табага тезеп, һәрберсен бармак белән изгәләп куегыз. Печеньены кызу мичтә 15-20 минут пешерегез.

Ике стакан онга: ярты стакан бал, 150 г атланмай, 2/3 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 2 стакан “Геркулес”, 2/3 стакан йөзем, 1 чәй кашыгы корица, ярты чәй кашыгы чәй содасы, үсемлек мае кирәк.

АБРИКОСЛЫ. Эремчеккә йомырка һәм шикәр комы салып измә изегез. Шуңа он, ванилин, тоз өстәп, камыр басыгыз.

Аннары камырны кечкенә коймаклар рәвешендә бүлгәләп, атланмай белән майланган табага тезегез. Коймаклар өстенә персик кисәге яисә ярты абрикос куеп, кызу мичтә 20 минут пешерегез.

Бер стакан онга: 2 кап эремчек, 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бераз ванилин, персик яисә абрикос (консервланган да ярый), атланмай, тоз кирәк.

КАЙМАКЛЫ. Атланмай, шикәр комы, 2 йомырка сарысын яхшылап туглагыз да, он өстәп болгатып камыр ясагыз. Ике сәгать суыкта тотыгыз.

Шуннан соң камырны ярты сантиметр калынлыкта җәеп, төрле рәвештә кискәләгез. Майланган табага тезегез. Печеньеларны йомырка сарысы кушып, тугланган сөт өсте белән майлагыз, 200 градус кызулыктагы мичтә 12 минут пешерегез.

Стакан ярым онга: 3 аш кашыгы атланмай, ике ярым аш кашыгы шикәр комы, 3 йомырка сарысы, 1 стакан сыек сөт өсте кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X