Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Чулпаннан – окрошка

Җәй көне окрошканы бик яратып әзерлиләр. Куаста яшелчәләр белән әзерләнгән аш туклыклы һәм җиңел булуы белән аерылып тора. Мөслимдә яшәүче Чулпан Шәймөхәммәтова аны аеруча яратып әзерли. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Окрошкага яшелчәләр вак шакмаклар итеп турала. Бу төр ризыкны яшелчәләрдән генә дә, ит кушып та әзерләргә мөмкин. Теләгән кеше ашка тозлы гөмбә дә турап куша ала. Аш тәмлерәк булсын өчен ваклап туралган яшел суган, әнис, петрушка да салырга кирәк. Окрошканың бөтен төренә дә пешкән йомырка һәм каймак салына. Каймакны ашны өстәлгә бирер алдыннан гына кушарга кирәк.

Мин үзем яшелчәләр белән ясалган окрошка яратам. Аның өчен 1 литр куаска зур булмаган 2 шалкан, 2-3 бәрәңге, 2 кыяр, 3 пешкән йомырка, 1 стакан ваклап туралган яшел суган, 2 аш кашыгы петрушка, 1 бал кашыгы горчица, ярты бал кашыгы кара борыч, окрошканың тәменә карап, каймак салына.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш -су тәмлетамак