Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: әчкелтем кремлы  карлыган торты 

Онга май кисәкләре, шикәр комы һәм йомырка салып камыр басыгыз. Шуны бераз суыткычта тотып, торт табасына җәеп салыгыз.

Онга май кисәкләре, шикәр комы һәм йомырка салып камыр басыгыз. Шуны бераз суыткычта тотып, торт табасына җәеп салыгыз. Кабартманы 180 градус кызулыктагы мичтә 20 минут пешерегез. Кабартманы куертылган сөткә шикәр комы салып болгатылган катнашма белән майлагыз. 
Суда чылатылган желатинны җылы әфлисун согында эретегез. Шуңа оеган сөт һәм шикәр комы кушып, суыткычка куегыз. Аннары тугланган сөт өсте кушып, кабартмага сылагыз. Кремланган тортны өч сәгать суыткычта тотыгыз. 
Җылытылган карлыган согына бүрттерелгән желатин, шикәр комы салып болгатыгыз. Торт өстенә җиләкләр тезеп, желе сибегез. 
Камыр өчен: 200 г он, 100 г атланмай, 75 г шикәр комы, 1 йомырка кирәк. 
Эчлек өчен: 100 г куертылган сөт, 15 г желатин, 1 әфлисун согы, 450 г оеган сөт, 75 г шикәр комы, 200 г сөт өсте кирәк. 
Желе һәм бизәү өчен: 8 г желатин, 125 г карлыган согы, 50 г шикәр комы, 125 г кызыл һәм кара карлыган кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев