Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Бәйрәм табынына – тутырылган каз

Сал. Мухан авылында яшәүче Роза Зәйнуллина бик тәмле итеп тутырган каз әзерли. Аны ясау рецептын безнең белән дә уртаклашты ул.

– Яңа ел табынын тутырылган каздан башка күз алдына китереп тә булмый. Казны әзерләү өчен 10 литр җылымса су, ярты килодан артыграк тоз, 3 тырнак сарымсак, 7 лавр яфрагы, кипкән укроп орлыклары, 10 бөртек кара борыч алабыз. Сулы чиләктә тозны эретәбез. Шуннан соң тәмләткечләрне өстибез. Суга казны салабыз, ул тулысынча күмелергә тиеш. Чиләкнең өстен каплап куябыз да, бүлмә температурасында бер тәүлек тотабыз. Каз тәмләткечләрне һәм тозны тулысынча үзенә сеңдерә. Икенче көнне, казны судан алып, корытабыз.

Алга таба уртача зурлыктагы 7-8 яшел әчкелт алма, 1 уч төшле кара җимеш, бер чай калагы аджика, 1 аш калагы майонез кирәк. Аджика һәм майонезны кушып, казның эчен-тышын сылыйбыз. Алманың үзәген алып, 4 өлешкә бүләбез, кара җимешне юып, төшен алабыз. Алманы, кара җимеш белән катнаштырып, каз эченә тутырабыз. Казның ярылган урынын тегәбез һәм махсус пакетка тыгабыз. Пакетның өстен энә белән берничә җирдән тишеп, 2 сәгатькә 180 градус кайнарлыктагы духовкага куябыз. Табынга казны телемләп туралган алма һәм караҗимеш белән бизәп чыгарабыз.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев