Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: борщка "заготовка" әзерлибез

Бу көннәрдә хуҗабикәләр көзге муллыктан салат һәм башкасын әзерли. Кышын рәхәт бит: банканы ачасың, ә анда витамин тулы ризык.

"Борщ өчен әзерләнгән "заготовка" да һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Аның белән ярты сәгать эчендә телеңне йотарлык борщ әзерләргә була", - ди Мөслимнән Айгөл Басыймова.

- "Заготовка" өчен ингредиентлар: 3 кг аш чөгендере, 1 кг кишер, 1 кг башлы суган, 1 кг баллы борыч, 1 кг помидор, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан үсемлек мае, 125 мл (ярты стакан чамасы) 9% лы уксус. Шулкадәр яшелчәдән 0,5 л сыйдырышлы 12 банка чыга.

Иң элек яшелчәләрне юып чистартасың, кәстрүлгә катлам-катлам итеп сала барасың. Суганны ярымбоҗра итеп турыйсың, чөгендерне һәм кишерне эре кыргычтан чыгарасың. Борыч - нечкә тасма кебек, помидор ярымтүгәрәк итеп турала. Иң соңыннан тоз, шикәр комы һәм май салып, болгатасың да, сүрән утка куясың. Бераздан яшелчәләрнең согы чыга башлый. Шуннан соң, газны ныграк ачып, 25-30 минут кайнатасың. Аннары уксус өстәп, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама