Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Бавыр торты

Мөслимдә яшәүче Миләүшә Кашаповадан бик тәмле бавыр торты рецепты тәкъдим итәбез. – Мондый торт туклыклы да, тәмле дә.

Без аны бәйрәм табынына да, гади көннәрдә дә ирем белән бергәләп әзерлибез. Торт өчен 1 кг сыер бавыры, 3 стакан сөт, 3 йомырка, 5-6 аш кашыгы он, уртача зурлыктагы 4-5 суган, 4-5 кишер, 250 грамм майонез, 4-5 тырнак сарымсак, петрушка, тоз, төелгән борыч, кыздыру өчен үсемлек мае кирәк булачак. 
Иң элек бавырның элпәсен алабыз һәм юып саркытабыз. Аннары бавырны вак кисәкләргә турыйбыз. Туралган бавырны, 2 стакан сөткә салып, төгәл 2 сәгать тотарга кирәк. Ике сәгатьтән соң, бавырны иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга, 1 стакан сөт, йомырка, тоз, борыч, он, вак угычтан уылган сарымсак кушып, яхшылап болгатырга. Аннары инде майлы табада бавыр беленнәре пешерәбез.
Аерым табада эре угычтан уылган кишер белән ярымбоҗралап туралган суганны бераз кыздырам, пешеп беткәнче таба өстен каплап сүрән утта тотам. Соңыннан суытып, майонез белән болгатам. Әзер массаны белен арасына ягарга кирәк.
Әлеге күләмдәге продукттан 15 белен чыга, өч тәлинкәгә – биш катлы итеп яки биш тәлинкәгә өчәр катлы итеп бавыр торты ясарга була. Торт өстен теләгәнчә бизәргә мөмкин. Тортны табынга кисеп чыгарырга. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев