Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Балан бәлеше

Камыр ашлары – татар кухнясының бизәге. Тойгелде авылында яшәүче Рәмилә Кәримова алан бәлешен аеруча яратып пешерә.

– Балан бәлешен әче камырдан да, төчесеннән дә пешерергә була. Эчлек өчен катырылган балан яхшырак. Балан бәлешен мин зур табада пешерәм. Кирәкле ингредиентлар: ярты кило он, 1 аш калагы манный ярмасы, әз генә коры чүпрә, бер чәй калагы тоз, бер стакан сөт, 60-70 мл үсемлек мае, шул ук күләмдә атланмай, бер йомырка.
Эчлек өчен бер литр чамасы катырылган балан, кечкенә чынаяк белән шикәр комы, 3 калак манный ярмасы. Бәлеш өстен майлар өчен 1 йомырка кирәк булачак. 
Чүпрә, тоз, шикәр комы һәм бер стакан онны бергә кушып болгатабыз һәм өстенә җылытылган сөт белән үсемлек маен салабыз, 1 аш калагы манный ярмасы өстибез. Манный ярмасы бәлеш камырын тиз генә искертмәгәнен белә идегез микән әле?! Бер чеметем йомшаган атланмай белән йомырканы туглап, камырга өстибез. Калган онны да салып, камыр басабыз. Камырның өстен каплап, 2 сәгатькә җылы урынга куябыз. Кабарган камырны икегә бүлеп, бер өлешен 0,5-1 см калынлыгында майланган табага җәябез. Камыр өстенә баланны салабыз. Ул арада бер чынаяк шикәр комы белән 3 калак манный ярмасын болгатабыз да, балан өстенә сибәбез. Камырның икенче өлеше белән каплап, кырларын бөреп чыгабыз. Күбекләндерелгән йомырка белән бәлешнең өстен майлыйбыз да кайнар мичкә озатабыз. 200-220 градус җылылыкта балан бәлеше ярты сәгать эчендә әзер дә була. Тәмле булсын!

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X