Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Азира Гәрәевадан – лагман

Лагман өчен ярты кило чамасы сыер яисә сарык ите кирәк. Итне шакмаклап турап, нык кыздырылган майга салабыз.

– Урта Азия халкының милли ризыгы булган лагманны татарлар да бик яратып пешерә хәзер. Туклыклы һәм бик тәмле лагманны универсаль дип тә әйтергә буладыр. Аны табынга беренче аш буларак та, икенче ризык итеп тә бирергә мөмкин. Лагман өчен әзер токмачлар сатылса да, үзең җәйгәненә җитми. Токмач камыры өчен 2 стакан он, 1 стакан җылымса су һәм тәменчә тоз кирәк. Суга гына камыр басабыз. Камырда тоз тәме чыгынкырак булырга. Камырны озак басарга кирәк. Аны, кул белән генә җәеп, тасма-тасма итеп җиде өлешкә кисәбез. Тасмалар бер-берсенә ябышмасын өчен, аларны майлап, савытка салабыз һәм бер сәгать тотабыз. Кайнап торган суга салып пешереп алабыз (кабарып менгәч, 1 минут торырга тиеш). Әзер булгач, токмачны салкын су белән чайкыйбыз.

Лагман өчен ярты кило чамасы сыер яисә сарык ите кирәк. Итне шакмаклап турап, нык кыздырылган майга салабыз. Аннары азрак су өстибез һәм сүрән утта пешерәбез. Соус өчен 2 баш суган, 2 кашык томат пастасы, 2 бәрәңге, 1 помидор, әзрәк су, тоз, борыч кирәк була. Савыттагы ит йомшаргач, янына бәрәңге турап салабыз. Икенче табада ярымбоҗралап туралган суганны, помидорны томат пастасы кушып кыздырабыз. Табадагы яшелчәләргә сарымсак, лавр яфрагы өстибез дә, өстен каплап, сүрән утта томалап пешерәбез һәм ит өстенә салабыз.

Табынга лагманны тирән тәлинкәгә салып бирәләр. Токмач өстенә салынган соуска өстенә вак итеп тураган петрушка да сибәргә онытмагыз! Тәмле булсын!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев