Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Азаттан – хашлама

Хашлама – бик популяр ашамлык. Аны әзерләүнең төрле вариантлары бар. Мөслимдә яшәүче Азат Шабаев хашлама әзерләүнең үзенчәлекле рецептын тәкъдим итә.

Хашлама өчен 300-400 грамм үгез ите, уртача зурлыктагы 3 бәрәңге, 1 данә болгар борычы, бер ачы борыч, бер зур кишер, 2 помидор, 5 тырнак сарымсак, 2 суган, яшел тәмләткечләр, 2 данә лавр яфрагы, тәменчә аджика һәм тоз кирәк.
Иң элек бәрәңге, кишер, суган һәм сарымсакны чистартып куябыз. Итне – зур шакмаклап, бәрәңгене – өлешләп, татлы борычны – саламлап, ачы борычны – боҗралап, ә кишерне түгәрәкләп турыйбыз. Суганны икегә бүлеп, һәр өлешен саламлап турыйбыз. Калын төпле кәстрүлгә ике литр су салабыз, кайнап чыкканнан соң ит һәм тәменчә тоз салып, уртача утта 1-1,5 сәгать пешерәбез. Соңыннан кәстрүлгә кишер, борыч һәм лавр яфрагы салабыз. 10 минуттан соң туралган бәрәңге салып, салмак утта 15 минутлап пешерәбез. Аннары вакланган суган һәм татлы борыч салып, барысын бергә болгатабыз. Шакмаклап туралган помидор өстәгәч, 10 минут томалап пешерәбез. Иң соңыннан хашламага аджика, вакланган сарымсак, киптерелгән базилик һәм вакланган яшел тәмләткечләр өстибез дә тагын өч минутлап пешереп алабыз. Хашлама өй шартларында да учактагы кебек тәмле килеп чыга.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хашлама тәмлетамак