Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак: Айгөл Шыгаеповадан яшелчәле рагу пешерү серләре

Аш-су рубрикасында бүген Метрәйдән Айгөл Шыгаеповадан яшелчәле рагу рецепты тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар:

Сыек май (2-3 аш кашыгы)

Суган (1 баш)

Ит (250-300 гр)

Бәрәңге (7-8 данә)

Кәбестә (300-400 гр)

Кишер (1-2 данә)

Помидор яки томат пастасы(1-2данә яки 1 аш кашыгы)

Тәмләткечләр, тоз (тәменчә).

 

Әзерләү ысулы:

Суганны вак итеп турап, кәстрүлдә сыек майда кыздырабыз. Итне турап, кыздырылган суган янына өстибез, тәменчә тоз, тәмләткечләр салабыз, яхшылап болгатабыз.

Бәрәңгене эрерәк итеп шакмаклап турап, кәстрүлгә салабыз, шулай ук болгатып куябыз. Кәбестәне вак итеп турап, янына кишерне кыргыч аркылы үткәреп, бергәләп уабыз(тәм өчен чеметем генә шикәр комы өстәргә була). Аннары кәстрүлгә кәбестә белән кишерне һәм алар өстенә 1-1,5 стакан кайнар су, 1-2 помидор турап салабыз (помидорны томат пастасы белән алыштырырга мөмкин). Яшелчәләр кайнап чыккач, сүрән утта 30-40 минут пешерәбез. Иң соңыннан тәм өчен яшел тәмләткечләр салырга мөмкин. Рагуны өстәлгә кайнар килеш, өстенә майонез яки сөт өсте салып бирәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X