Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Алсу Әюповадан торт рецепты

— Тәмле торт белән якыннарыңа бәйрәм ясау өчен күп кирәкми. Әлеге торт әзерләүнең гадилеге белән аерылып тора, - ди Алсу Әюпова. 

350 г куертылган сөт, 3 йомырка, 2 аш кашыгы күперткеч, 240-250 г онны бергә болгатып сыек камыр ясарга. Пергамент кәгазенә 25 сантиметрлы түгәрәкләр сызып, шул түгәрәкләргә 2-3 аш кашыгы камыр салырга. Духовкада кызарганчы пешерергә. Гадәттә әзер камырдан 7-8 корж чыга. 
Пешкән коржларга баллы су сибәбез. 
Крем өчен 33 % сливки, 2 аш кашыгы шикәр пудрасы, пычак очында гына ванилин кирәк. Кремны корж өстенә сылыйбыз, өстенә икенче коржны куеп катламлы торт ясыйбыз. Әзер тортның өстенә һәм яннарына крем сөртәбез. 
Тортны агып киткән шоколад белән бизәү өчен, 100 г шоколадны кыска дулкынлы мичтә җебетергә, 1 чәй кашыгы ак май, 2 аш кашыгы сөт салып болгатырга, торт өстенә агызырга кирәк. Шоколад бераз катып киткәч, һәркем үз фантазиясенә таянып, җиләк-җимешләр белән бизибез.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X