Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: алмалы коймак рецепты

"Әлмәт таңнары" газетасыннан алмалы коймаклар рецептын тәкъдим итәбез. Коймак өчен: 500 г майсыз кефир, 2 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 0,5 бал кашыгы сода, тоз, алма. Пешерү тәртибе: Алма белән шикәр комын кушып яхшылап болгатабыз, кефир, тоз кушкач тагын бер кат бутыйбыз. Сода, он салгач, артык куе...

"Әлмәт таңнары" газетасыннан алмалы коймаклар рецептын тәкъдим итәбез. Коймак өчен: 500 г майсыз кефир, 2 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 0,5 бал кашыгы сода, тоз, алма. Пешерү тәртибе: Алма белән шикәр комын кушып яхшылап болгатабыз, кефир, тоз кушкач тагын бер кат бутыйбыз. Сода, он салгач, артык куе булмаган камыр килеп чыгарга тиеш. Алманы телемләп турыйбыз. Кызган майлы табага камырны салып чыгабыз. Камыр өстенә алмаларны тезәбез, тагын бераз камыр салабыз. Ике яктан кыздырып алабыз. Әзер булган коймакларның өстен шикәр пудрасы белән бизәргә мөмкин. Шулай ук, алма урынына банан да куллансагыз ярый. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X