Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак: алма шарлоткасы рецепты

"Алма шартлотка"сын һәркем үзенчә пешерә. Менә бүген скрипкачы, Г.Камал исемендәге театр оркестры артисты Динә Закирова дан "Алма шарлоткасы" рецептын тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 4 йомырка, ярты бал кашыгы тоз, 1стакан он, 1стакан шикәр комы, 1 пачка ванилин, 1 пачка көпшәкләндергеч (разрыхлитель). Эчлек өчен: уртача зурлыктагы 3 алма. Эш тәртибе: йомыркалар...

"Алма шартлотка"сын һәркем үзенчә пешерә. Менә бүген скрипкачы, Г.Камал исемендәге театр оркестры артисты Динә Закирова дан "Алма шарлоткасы" рецептын тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 4 йомырка, ярты бал кашыгы тоз, 1стакан он, 1стакан шикәр комы, 1 пачка ванилин, 1 пачка көпшәкләндергеч (разрыхлитель). Эчлек өчен: уртача зурлыктагы 3 алма. Эш тәртибе: йомыркалар белән тозны яхшы итеп миксер ярдәмендә болгатырга, шикәр комы белән ванилинны кушарга, әзер йомырка катнашмасына әз-әзләп салып шулай ук миксер ярдәмендә болгатырга (5-6 минут), он белән көпшәкләндергечне кушарга, катнашмага әкрен генә әз-әзләп салырга, кашык ярдәмендә ашыкмыйча гына болгатырга. Аннары алмаларны яхшы итеп юарга, чистартырга, турарга. Табаны атланмай белән майларга, май өстенә манный ярмасы да сибәргә, алмаларны тезеп чыгарга, камырны алма өстенә агызырга, 180-200 градуска кадәр җылытылган мичкә "озатырга". "Шарлотка" 40-45 минут пешә. Әзер ризыкның өстен шикәр пудрасы белән бизәргә. Әлеге рецепт күңелегезгә хуш килер дигән теләктә калам, ди Динә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев