Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Алма пирогы

Бакчаларда матур булып алмалар пеште. Баллы, сусыл алмалардан пироглар да бик тәмле чыга. Җәй-көз алма пирогын пешерми калган кеше бар микән ул?! Балалар да бик яратып ашый бу пирогны. Мөслимдә яшәүче Роза Исламовадан алма пирогы рецепты тәкъдим итәбез.

– Камыр өчен 3 стакан он, 1 стакан шикәр комы, 200 г маргарин, чәй калагының дүрттән бер өлеше күләмендә чәй содасы, 1 стакан кефир, 2 йомырка кирәк булачак. Камыр тәмле килеп чыксын өчен, иң башта он һәм шикәр комын, маргаринны тирән савытка салып, яхшылап уабыз. Аннары кефир, йомырка, чәй содасы салып, камыр басабыз. Камыр әзер булгач та аны 15-20 минут чамасы “ял иттереп” алырга кирәк.
Эчлек, әлбәттә, алма һәм шикәр комыннан ясала. Шикәр комын һәркем үзе теләгәнчә сала. Әгәр алма баллы булса, мин ярты стакан гына салам. Бик баллы ашарга яратучылар бер стакан тутырып та сала ала. Эчлеккә әз генә манный ярмасы да өстәгез. Шулай иткәндә, бәлеш эчлеге агып чыкмаячак. Эчлекне салып, пирогны духовкага тыгабыз. 20-25 минут эчендә пирог әзер дә була. Дуслар, туганнарны сыйлар өчен бик тәмле камыр ризыгы бу! 
Ашларыгыз тәмле булсын! 
Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмлетамак алма пирогы

Реклама
Реклама
2
X