Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Алисәдән салат рецепты

Мөслимдә гомер итүче Алисә Мәрданова әллә нинди тәмле салатлар әзерли. Шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Бәйрәмгә яисә туган көнгә барсак, табыннарны хәзер бик күп яңа төрле салатлар бизи. Үзебез дә, интернет челтәреннән алынган яңа төр салатлар ясарга яратабыз. Кореяча кишер белән ясалучы бер төр салатны сезгә дә тәкъдим итәм әле. Бик тәмле һәм сусыл килеп чыга. Иң мөһиме – вакытны да күп алмый.

Кирәкле ингредиентлар: ярты кило чамасы хәләл тавык ите (филе) 200 граммлап кореяча кишер, 3 йомырка,уртача зурлыктагы 3-4 кыяр, 100 грамм каты сыр, майонез, чама белән тоз.

Тавык филесын тозлы суда пешерәбез. Ул арада йомыркаларны пешереп, чистартып куябыз. Итне һәм кыярны – шакмаклап, йомырканы озынча итеп турыйбыз. Барысын тирән кәстрүлгә салабыз да, өстенә кыргычтан сыр уабыз. Салатка кореячакишернеөстибез дә, тәменчә тоз салып, майонез белән болгатабыз.

Әзер булганнан соң салатны ярты сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмлетамак салат