Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Аэлитадан – солянка

Мөслимдә яшәүче Аэлита Хәйруллинадан тәмле дә, файдалы да солянка рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 300 г сыер ите, 200 г казылык, 200 г ветчина, бер баш суган, 200 г гөмбә (үзегез теләгән төрен сайлый аласыз. Мин алдан пешереп куелган опяталар салам), ике тозлы кыяр, 150 г чамасы төшсез зәйтүн җимеше, зур булмаган ике-өч помидор, ике аш калагы томат пастасы, тоз һәм тәмләткечләр, кыздыру өчен үсемлек мае, бер лимон. 

3,5-4 литрлы кәстрүлдә сыер итеннән шулпа кайнатабыз. Ит пешеп чыккач, аны кечкенә кисәкләргә турап, гөмбә һәм тәмләткечләр белән бергә кире кәстрүлгә салабыз. Ул арада табада алтын төскә кергәнче суган кыздырабыз. Өстенә саламлап туралган казылык белән ветчина салабыз. Барысын бергә 5 минут кыздырабыз. Соңыннан әлеге массага туралган помидор һәм томат пастасы өстәп, барысын бергә талгын утта 10 минут чамасы томалап пешерәбез. Әзер массаны шулпага салабыз һәм саламлап туралган кыяр, зәйтүн җимешләрен өстибез. Шулпаны кайнатып чыгарабыз да сүндереп куябыз. Сүндергәч тә бүлеп ашарга ашыкмагыз. 20 минутлап төнәсен. 
Табынга биргәндә һәр тәлинкәгә берәр телем лимон салыгыз. Каймак һәм туралган яшел суган-укроп белән солянка тагын да тәмлерәк булачак! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама