Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Аджарча хачапури

Аджарча хачапури – Кавказның традицион камыр ризыгы. Ул сыр белән чүпрәле камырдан ясала. Әлеге ризыкны әзерләү рецептын райондашыбыз Антонина Миңлегәрәева тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: ярты кило он, бер стакан сөт (250 мл), камырга 1 данә  йомырка, ярты чәй калагы тоз, 1 аш калагы шикәр комы, 4 аш калагы көнбагыш мае, 1 чәй калагыннан әз генә күбрәк коры чүпрә, хачапурины майлау өчен 1 данә йомырка. Эчлек өчен: 300 грамм “Сулугуни” сыры, 5 данә йомырка, акмай, пешерү өчен махсус кәгазь.

Чүпрәле камыр әзерлибез. Моның өчен йомырканы шикәр һәм тоз белән бутыйбыз, сөт кушабыз, үсемлек мае өстибез. Онга коры чүпрә кушабыз, аны  әкрен  генә  сөтле  катнашмага салабыз. Камыр басабыз. Аны сөлге белән каплап, бер сәгатькә җылы урынга куябыз. Камырны яхшылап баскалыйбыз да тагын 30-40 минутка җылы урында калдырабыз. Камыр күләме шактыйартачак.

Эчлек өчен сырны кыргычтан чыгарабыз. Камырны биш өлешкә бүләбез. Һәрберсеннән бер көлчә ясыйбыз. Сырны уртасына салып, көлчәләрнең башларын “бөреп”, көймә формасына китерәбез.

Табага пешерү кәгазен җәеп, әзрәк көнбагыш мае белән майлыйбыз. “Көймәләр”не йомырка белән майлыйбыз да 200 градуска кадәр җылытылган  духовкага  20 минутка куябыз. 20 минуттан  соң  хачапуриларның уртасына берәр йомырка сытып салабыз һәм тагын 10 минутка духовкага тыгабыз.

Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X