Мөслим-информ

Тәмле кәтлит

Кәтлиткә дигән фарш бәргәләгәнне ярата. Бу аннан һаваны чыгарырга ярдәм итә. Мондый фарштан әзерләнгән кәтлит сусыл, бик тәмле була. 

1 кг ит фаршына 1 чәй кашыгы исәбеннән шикәр комы кушканда, кәтлит сусыл була. Фарш сыеграк килеп чыкса, бераз бәрәңге боламыгы өстәргә мөмкин.
Гадәттә, кәтлит фаршына ипи кушалар. Әмма моның өчен искергән ипи кирәк. Яңасы кәтлитне ябышкак итә, тәмен боза.
Кәтлитне кызган майга салырга кирәк. Кырыйлары кызгач кына утны киметергә, болай аның согы агып чыкмый, кәтлит сусыл булып пешә.

Фото- Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: