Тәмле дә соң карга боткасы!

"Иртәгә Карга боткасы пешерәбез, килерсез яме," - диде Рамил абый. Безнең әңгәмәне тыңлап торган Асылъяр: "Минем карга боткасы ашыйсы килми, миңа чыпчык боткасы пешерегез," - дип, елый ук башлады. Кечкенә кызыма аңлату эшләре алып барырга туры килде. Гореф-гадәт - ул һәр халыкка хас йолалар. Татар халкы элек-электән бик тыйнак халык...
"Иртәгә Карга боткасы пешерәбез, килерсез яме," - диде Рамил абый. Безнең әңгәмәне тыңлап торган Асылъяр: "Минем карга боткасы ашыйсы килми, миңа чыпчык боткасы пешерегез," - дип, елый ук башлады. Кечкенә кызыма аңлату эшләре алып барырга туры килде.
Гореф-гадәт - ул һәр халыкка хас йолалар. Татар халкы элек-электән бик тыйнак халык булган. Шулай да эшне дә тырышып башкарган, вакытында ял да итә белгән. Көз көне уңышлар җыелгач, "Сөмбелә" бәйрәмен уздырган, яз көне исә "Нәүрүз бәйрәме" белән кышны озаткан. Җәй башында - чәчүләр тәмамлангач, шаулатып-гөрләтеп Сабантуйны үткәргән. Ә менә "Карга боткасы" балаларның иң яраткан бәйрәме булган. Яз көне җирләр кардан ачылгач, балалар авыл буйлап кешеләрдән ярмалар, май, йомырка, төрле тәм-том җыйганнар. Бер өлкән кеше белән яланга чыгып, ботка пешергәннәр.
Безнең Вәрәшбаш авылында да бу гадәт әле дә саклана. Без дә ел саен диярлек Карга боткасы пешерәбез. Ә быел карга боткасын клуб мөдире Рамил абый әзерләде. Бәйрәмгә әбиләр, апа-абыйлар, малайлар-кызлар килгән иде. Йола буенча казанда пешкән ботканы беренче итеп, җиргә салдык. Бу уңыш күп булсын өчен. Икенче итеп, яңгыр вакытында яусын өчен, ботканы елга буена алып барып, суга салдык. Бераз каргаларга да бирдек тә, бәйрәмгә килгән барлык кешеләрне дә ботка белән сыйладык. Төрле ярмалардан пешкән бу ризык телне йотарлык тәмле булды. Төрле уеннар уйнадык, табигатьне күзәттек. Бәйрәм бик күңелле булды.
Миләүшә Хәсәнова,
Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбе укытучысы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 19:46Үлән чәйләре файдалы! Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.4900
-
5 июль 2022 - 18:49Фәнисә Хәбибуллина комсомол яшьлеге турында яза 1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.5500
-
5 июль 2022 - 17:37Авылым тарихы. Тегермәнлек Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.5600
-
5 июль 2022 - 15:15Ветераннар очрашуы Кичә Мөслимгә Тукай районыннан ветераннар Советы делегациясе килде4600
-
5 июль 2022 - 14:32Сакланып эч! Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды25900
-
5 июль 2022 - 14:246 июльгә һава торышы Һаваның температурасы төнлә +7,+10, көндез +24, +27 градус.5500
-
5 июль 2022 - 12:17Шуганка авылында өмә Ял парклары район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә арта бара.10800
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.8200
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5424802
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.518300
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.461001
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).366304
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332103
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.253201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика