Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәке ташлауга ундүрт адым

Тартуны кинәт ташлыйсызмы яисә акрынлапмы? Бу юлда арадаш максатлар куегыз.

Тәмәке ташлауга ундүрт адым

1 адым. Тәмәке тартуны ташлау көнен алдан билгеләгез. Моның өчен чираттагы ял, туган көн, бәйрәм яисә башка бер вакыйганы сайлагыз. Көнен билгеләгәч, бу вакытны кичектерү өчен сәбәпләр эзләмәгез.

2 адым. Тартуны кинәт ташлыйсызмы яисә акрынлапмы? Бу юлда арадаш максатлар куегыз. Мәсәлән, көн саен 2 сигаретка кимрәк тарты-гыз.

3 адым. Тартуга эштәге мохит сәбәп булса, тәмәкедән баш тарту өчен ял көннәрен сайлагыз.

4 адым. Сигаретны блоклап сатып алмагыз. Бер каптагы сигаретларны бетермичә, икенчесен башламагыз.

5 адым. Тәмәке тартасы килү белән үк каптан сигарет алмагыз. Кимендә 3 минут сигаретка кагылмагыз.

6 адым. Һәр иртәне беренче сигаретны тарту вакытын кичектерә килегез.

7 адым. Сигаретларны үзегез белән йөртмәгез. Аларны бикләп куегыз яисә берәрсенә бирегез.

8 адым. Бүлмәдән төпчек савытларын, зажигалкаларны, тәмәке тартуны искә төшерүче һәр нәрсәне алып куегыз.

9 адым. Сигаретның яртысын гына тартыгыз.

10 адым. Театрларда, музейларда, залларында тәмәке тарту тыелган башка урыннарда ешрак булыгыз.

11 адым. Тартуны бергәләп ташлау өчен иптәш табыгыз.

12 адым. Тәмәке тартуны гомерлеккә ташладым димәгез.  Хәтта үзегез өчен генә дә тәмәке тартудан бүген – бер көнгә, иртәгә тагын бер көнгә баш тартыгыз. Тартуны ташлыйм, дип берәрсе белән бәхәсләшегез.

13 адым. Сигарет сатып аласы акчагызны җыеп барып, атна ахырында күпме янга калдырганыгызны санагыз.

14 адым. Тәмәке тартуны ташларга теләүчеләргә пластырьләр, спрейлар, сагызлар, ингаляторлар һ.б. тәкъдим ителә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика медицина профилактикасы үзәге.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев