Мөслим-информ

"Түләргә тиеш!"

2014 нче елның 19 августында мировой суд тарафыннан "Муслюмово" идарәче компаниясе" ҖЧҖнең гражданин Г. А. Сидоровтан (ул Мөслим авылы, Кооператив урамы, 162-2 адресы буенча яши) торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен 10 000 сумга якын бурычны һәм дәүләт пошлинасын түләтү турындагы гаризасы канәгатьләндерелде.

Үтәтү өчен суд карары суд приставларының район бүлегенә җибәрелде. Әмма 2015 нче елның 3 февралендә кузгатылган башкару производствосы тәмамлана, ә суд карары, үтәлмичә, "Муслюмово" идарәче компаниясе" ҖЧҖнә кире кайтарыла. Чөнки бурычлы затның җәза юнәлтерлек милке булмый. Аның милкен эзләп табу буенча суд приставы-башкаручы тарафыннан кулланылган бөтен чаралар да нәтиҗә бирми.

Югарыда күрсәтелгән адрес буенча беркем дә яшәми, фатир озак вакыт буш тора, бурычлы зат Яр Чаллы шәһәренә киткән дигән актлар шундый карар кабул итү өчен нигез булып тора.

  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш

Әмма район прокуратурасы ачыклаганча, Сидоров фатирга кеше кертә, анда яшәүчеләрдән даими рәвештә түләү ала, шуңа да карамастан бурычын капламый.

Суд приставларының законга каршы килүче карарына прокурор протест белдерде.

Район прокуратурасы пресс-группасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: