Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түләүләрне өстәмә финанслау башкарылды

Дәүләт 2014 елда пенсияләрне өстәмә финанслау программасында катнашучыларның кертемнәрен икеләтә арттырды.

Узган ел республика буенча пенсияләрне өстәмә финанслау программасында катнашучылар исәп-хисап счетларына 555,2 млн сум түләү керттеләр. 2015 елның май аенда дәүләт тарафыннан шуның 546,9 млн сумы өстәмә финансланды.

Өстәмә финанслауның гомуми суммасы һәрвакыт гомуми кертем акчасыннан кимрәк була, чөнки түләүләрне 2 меңнән кимрәк????? яки 12 меңнән күбрәк кертәләр. 2-12 мең аралыгындагы түләүләр генә өстәмә финанслана.

Программада өченче як булып катнашучы эш бирүчеләрнең ирекле кертемнәре 2014 елда 2,3 млн сум тәшкил иткән. Эш бирүчеләрнең кертемнәре дәүләт тарафыннан өстәмә финансланмый. Акчалар гражданнарның исәп-хисап счетларына таратылган, калган пенсия тупланмалары кебек үк, граждан пенсиягә чыкканда түләнәчәк (яки кеше үлгән очракта якыннарына биреләчәк).

Программа гамәлдә булган чорда, Татарстан буенча, анда катнашучылар булачак пенсияләре фондына өстәмә 1,83 млрд сум акча керттеләр. Дәүләт йөкләмәне тулысынча үтәде - 284,6 мең гражданга 1,81 млрд сум өстәмә финанслау уздырылды.

Россия Пенсия фондының кайнар линиясе телефоны: 8-800-510-5555

Россия пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге телефоны: (843)279-27-27

Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru

Социаль челтәрләр: vk.com/pft_rt, wwwfacebook.com/pfrrt

Микроблог: twitter.com/PER TATARSTAN

Татарстан Республикасы буенча пресса хезмәте: (843)279-25-13, 279-25-14, 279-25-11

E-nail:pressa.pfr@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев