Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үҗәтлек аша – җиңүгә

Көрәштә бил алышып карамаган ир-егет юктыр, мөгаен. Кемдер – балачакта, кемдер – үсмер чорда, уйнап булса да, егәрлектә көч сынаша. Дәрәҗәле бәйгеләрдә, биленә сөлге урап, көндәшен келәмгә чөеп кенә ыргыткан баһадирларны да күргән бар. 

Һәрбер көрәшче келәмгә “җиңәм” дип чыга. Тат. Бүләр авылы егете Рифат Нәҗиповны мәктәп елларыннан ук хәтерлим. Сабантуй мәйданында гәүдәле һәм егәрле Рифатны күреп, көндәшләренең: “Тагын килгән инде! Тагын бил бирми инде!” дип пышылдашканнарын ишеткән тормыш иптәше Гөлфия апа елмаеп куйган иде. 2005 ел иде ул. Сабантуй батыры булды Рифат. Бүләккә аңа өр-яңа “Планета” мотоциклы бирделәр. Мәктәп елларыннан ук татарча көрәш белән шөгыльләнгән егеткә Ходай көч-куәтне дә, куркусыз йөрәк, ихтыярны да жәлләмәгән. 
– Көрәшкә 7 класста укыганда ныклап кереп киттем. Тат. Бүләр урта мәктәбенең физкультура укытучысы Хәмит Мирзаянов кул астында шөгыльләнә башладым. 8 класстан соң Мөслимгә – училищега юл тоттым. Анда Рафаэль Садриев остазым булды. Ул үз эшенә фанатларча бирелгән кеше иде. Физик күнекмәләрнең бөтен нечкәлекләренә төшендереп аңлата да, тәмам талганчы “штурмлый” да белә иде. Ул вакытларда без ярышларга Георгий Пискунов белән бергә йөрдек. Актанышта, Әлмәттә узган ярышларда безне беркем дә җиңә алмады, – дип искә ала райондашыбыз.
Рифат хәрби хезмәтне Владивостокта, су асты көймәсендә уза. Өч ел дәвамында спорт белән шөгыльләнүен туктатмый. Физик яктан чыдам, гадел һәм җитез егет сержантларда да, җитәкчелектә дә зур ихтирам уята.
– Спортка фанатларча бирелгән безнең Рифат. Сабантуйны мәйдан уртасында – көрәш һәм ярышлар барган урында үткәрә. Аркан тартышу, кул көрәше, капчык сугышы... Барысына да өлгерә ул. Мамадышның Питрау сабантуйларында өч ел рәттән җиңү яулады. Капчык сугышында да аңа тиңнәр юк. Ул якларда бит капчык сугышы су өстендәге авыш колгада уза. Россия турнирыннан җиңү яулап кайткан тормыш иптәшем белән горурланып яшим, – ди Гөлфия апа.
Рифат абыйның улы Зирәк бүгенге көндә әтисе хезмәт иткән су асты көймәсендә хәрби хезмәт уза. Кечкенәдән физик яктан әзерлекле, көчле булып үскән Зирәк әтисе кебек көрәшче дә. Тик әтисе улының бу шөгылен өнәп бетерми. “Имгәнер, җайсыз төшәр”, – дип, татарча көрәш белән шөгыльләнүдән тыеп килә. Үз вакытында Рифатның әти-әнисе дә улларының көрәшүенә риза булмаган.
– Рифат безнең ай-вайларга карап тормады, үзенекен итте. Сабантуйлардан шуңа бизендем дә инде, көрәшчеләрнең бил алышканнарын карап торырга йөрәк түзми. Биш баланың иң төпчеге бит ул, бик кадерле! Әле дә куркып торам Рифат өчен. “Җитәр инде, тукта!” дим. Безнең балаларның барысы да диярлек көрәшкә якын булдылар. Үрәзмәттә яшәүче кызыбыз Резеданың да көрәшеп тәкә алганы булды. Актанышта яшәүче Рәҗибә исемле кызыбыз кул көрәшенә мөкиббән. Илфат улым да кул көрәшен ярата. Илиза гына спортка якын да килмәде. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче оныгым Роберт Шакиров – спорт мастерына кадидат. Мөслим районы данын яклапта көрәшә, – ди 83 яшьлек Нәҗибә апа.
1992 елдан бирле бил алышучы Рифат Нәҗипов, Исәнсеф авыл җирлеге данын яклап, кышкы спартакиада уеннарында да катнаша. Тат. Бүләрдә, Яңа Сәеттә, Актаныш районының якын-тирә авылларында узган Сабантуйларда урын алмыйча калмый. Җиде Сабантуйда катнашып, 7 тәкә алган еллары да бар Рифатның.
– Күңелдә горурлык хисе яши. Улыңның җиңүе – синең дә җиңү бит ул! – ди Мизхәт абый. – Шунысына сөенәм: ничә еллар көрәшеп тә имгәнгәне булмады. Ходай аны һәрвакыт саклап йөрде. Шулай да Актаныш районы Чиялек авылы Сабантуенда чәнти бармагын сындырган икән. Сынган бармак белән дә беренче урынны алган тагын үзе!
Рифат абый бүген дә спорт белән шөгыльләнүдән туктамый. Авылдагы ипподромда көн саен 1600 метр араны йөгерә. Мәктәп спорт залына да керми калган көне сирәктер. Башкача була да алмый. Чөнки ул спорттан китәргә җыенмый. Әлмәт шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге турнирда, республиканың башка бик күп шәһәр һәм районнарында батыр калган райондашыбызга җиңүләр үҗәтлек аша килә.

Лилия Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев