Мөслим-информ

Әткәйгә хат

Октябрь авылының Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әнвәр Бариевның якты истәлегенә багышлана.

Әткәебез Әнвәр Бариев 1920 елда Елгабаш авылын­да дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә педагогия учили­щесында укытучы һөнәрен үзләштерә.

... Мин һәр елны, Җиңү бәйрәменә бакчадагы лалә чәчәкләре ачылырлармы икән дип, аларның дустанә елмаюла­рын көтеп алам. Аларга караган саен синең ягымлы, рәхмәтле күз карашыңны тойгандай бу­лам, әткәй.

Инде менә уникенче ел Җиңү бәйрәме синсез үтә. Лаләләр дә синең җылы кулларыңа түгел, яшел-зәңгәр чардуганлы каберең өстенә куела. Күңелдә моңсу хатирәләр яңара. 2009нчы елның 26 май иртәсе күз алдына килә дә, тамакка төер тыгыла...

Авыр да, катлаулы да, матур да гомер юлыңны намус белән, ныклык белән горур атлап үттең син, әткәй. Хәрби кенәгәләреңне, язмаларыңны карыйм:

1942 ел – Вильнюс хәрби пе­хота училищесы курсанты (сиңа ул чакта 22 яшьләр тирәсе). Авто­матчылар батальоны, кызылар­меец, элемтәче. Писарь.

1942 ел – ун айга якын Ле­нинград фронтында ил азатлы­гы өчен көрәшү. Коточкыч каты бәрелешләрдә син – алгы сафта.

1944 ел – каты яраланып, аңсыз хәлдә госпитальгә эләгү, айлар буе үлем белән көрәшү.

Шул елның 17 августында тыныч тормышка кайту: Октябрь авылында укытучы, мәктәп ди­ректоры, партком секретаре ке­бек җаваплы эшләр. Һәм пенси­онер-фронтовик.

Бик төгәл кеше идең син, әткәй. Бик матур яза идең. Бәйрәмнәрдә җибәргән котлау открыткаларыңны карап шак­катабыз: һәр нокта үз урынында, хәрефләрең тезелеп тора. Ул сы­зым дәресләрендәге төгәллегеңә соклана идек. Ә дәресең бер мизгелдә үтә дә китә иде.

Сугыш зәхмәтләре: тән ярасы, җан ярасы үзен сиздереп торды. Сугышка кадәр дә, репрессия кор­баны улы буларак, тормышыңда каршылыклар күп булган. Шуңа карамастан, югалмагансың. Авылыбызның ихтирамлы ке­шесе булып яшәдең.

Бәйрәм алды... Сандыкларда кадерләп саклаган истәлекләрне барлыйбыз. Менә бу төенчектә әнкәебез кадерләп саклаган су­гышчан бүләкләрең: Кызыл Йол­дыз ордены, “Ленинград оборона­сы өчен”, “Хәрби заданиеләрне үрнәк төстә үтәгән өчен” һәм баш­ка медальләр.

Һәр совет сугышчысы ке­бек син дә, әткәй, фронт юлла­рын батырларча узгансың. Синең тәвәккәл, ярсу, кызу холкың да моңа сәбәпче булгандыр. Сугыш­тан соң да үзең коткарган фронт­таш дусларыңнан рәхмәт хатла­ры, кунакка чакырулар алдың. Очрашуларда булдың. Хәтеремдә калган бер истәлек тә онытыл­мый. Разведкага баргач, үзеңнән дә гәүдәле яралы дустыңны, кар көртләреннән сөйрәп алып барып (дөресрәге, шуышып), исән-имин госпитальгә илтеп тапшыргансың. Берничә чакрым бит әле ул! Ут астыннан чыгып!

Кайчак сөенеп, якты йөз белән төшләргә керәсең. Кайва­кыт кисәтүле карашың белән, борчылып күз алдына киләсең. Әткәй, синең гаиләбезнең тая­нычы, ныклы һәм таләпчән ата, чын ир-егет булганлыгыңны ва­кыт узган саен ныграк аңлыйбыз. Хәзер лалә чәчәкләрен синең җылы кулларыңа түгел, каберең өстенә салабыз. Авылдашлар, хезмәттәшләрең, укучыларың да сине “Бариев абый” дип олы­лап, җылы сүзләр белән искә ала­лар. Без синең белән горурлана­быз, бик юксынабыз, сагынабыз, әткәй!

Земфира Әһлиева. Октябрь – Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: