Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үткәннән бер мизгел

Советлар Союзы яшәгән чорларда һәркайда Ленин өмәләре, коммунистик өмәләр гөрләп уза иде. Ул ишегалды, каралты-кураларны, мәктәп, оешма-предприятие территорияләрен, урамнарны чистарту, тәртипкә китерү белән башланып китә. Һәр коллектив өмәләрне көтеп ала, бәйрәмгә җыелган кебек, дәртләнеп эшли иде.

Без, Мөслим урта мәктәбе укытучылары, Киров исемендәге колхозга ярдәм иттек. Язын, колхозның Вәрәшбаш сарыкчылык комплексына барып, көздән үк катлам-катлам булып өелгән тиресне чыгара идек. Пар атып янып яткан ул тиресне трактор арбаларына төяп озатабыз.

Җәй урталарында укытучыларны тагын өмәләр көтә. Бу юлы колхозның яшь бозауларына, бәрәннәренә кыш ашар өчен яфрак азык әзерлибез. Кычыткан һәм яфрак себеркеләре бәйлибез. Аны тагын, трактор арбаларына төяп, колхозга җибәрәбез. Себеркеләрне терлек торакларының түбә асларында киптерәләр. Кыш көне яшь маллар өчен менә дигән витаминлы азык була иде ул.

Ә апрель айларында өмәләр кызганнан-кыза бара. Тирә-юньне чистартудан тыш, басу-кырларга чыгып, калдык-постык салам өемнәрен, эскерт төпләрен чистартабыз, яндырабыз. Өмәләр шулай күңелле үтә иде.

Фото турында

Рәсемнәрдә: 1977 елның апрелендә төшерелгән фоторәсемдә язгы чорда Киров исемендәге колхоз басуында оештырылган өмәләрнең берсендә катнашкан бертөркем укытучылар “әндри әбәте”нә туктаган вакыт. Сулдан уңга: мин, Фәнисә Гыйльметдинова, “Авыл утлары” газетасы белән танышып утырам, Нәкыя Исрафилова белән Людмила Садриева күңелле гәп коралар. Венера Хәйруллина белән Рәзинә Исламова – әңгәмәдәшләр.

Фәнисә Гыйльметдинова.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X