Реклама
Бу фотоны Мөслимнән Фирдәвес Гыйлаев тәкъдим итте.
– Хәрби хезмәтне 1970 елларда Латвиядә үттем. Әткәй йөргән юлларда миңа да булырга туры килде. Унике солдат сурәтләнгән бу фото шунысы белән үзенчәлекле: уникебез дә – төрле милләт вәкилләре. Бердәмлек үрнәгенең бер чагылышы. Мин – икенче рәттә сулдан икенче. Калининградта командировкадан кайткан идем. Фотога төшәбез дигәч, өс киемемне алыштырырга өлгермәдем, – ди ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз