Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үткәннән бер мизгел

Газетабызның 20 март санында (2019 ел) “Үткәннән бер мизгел” исеме астында журналист Рәшит Минһаҗ тәкъдим иткән фотоны урнаштырган идек. Анда бертөркем ир-атлар, хатын-кызлар сурәтләнгән, араларында гимнастерка кигәннәре дә бар. Рәшит Минһаҗ фотосурәт турында мәгълүмат белүче юк микән дип сораган иде. 

Шушы көннәрдә җавап алдык. Аны Азнакай шәһәреннән Клара Арсланова җибәргән. 
– Әлеге фото минем гаилә альбомында да саклана. Анда Мөслим райсоюзы (“райпо” дип тә йөртелде) хезмәткәрләре сурәтләнгән. “1941 елның май ае” дигән иде әни. Беренче рәттә сулдан беренче минем әти – хуҗалык товарлары склады мөдире Әхсән Исламов. Икенче рәттә уртада – Ефим Софин, райсоюзда баш хисапчы булып эшләгән. Басып торучылар: сулдан өченче – минем әни Зөләйха Нургалиева. Ул сельпо председательнең ярдәмчесе булган. Әни белән бергә дүртенче булып басып торучы апа озак еллар раймаг сатучысы булып эшләде. Исеме Тәүхидә иде бугай. 
Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама