Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үткәннән бер мизгел

Райондашларыбыз заманында нинди генә олы форумнарда катнашмаган да, нинди генә җирләрдә булмаган!? Яңа Үрәзмәт авылында гомер иткән Мирзагали Бәшәров (өченче рәттә – уңнан икенче) әнә 1963 елда Мәскәүнең Кремль сараенда – КПСС Үзәк Комитетының декабрь пленумында катнашкан.

Ул Мәскәүдә пленумда булган!

Карл Маркс исемендәге колхозның алдынгы механизаторын республиканың алты районыннан делегат итеп сайлаганнар. Ул чакта Мөслимнең Сарман районы белән кушылган чоры була. Бу фоторәсемне безгә Мирзагали абыйның Мөслимдә яшәүче улы Дилбәр Бәшәров алып килде. 

– Әткәйнең әлеге пленумда КПСС Үзәк комитеты беренче секретаре, СССР Министрлар Советы рәисе Никита Хрущевның 4 сәгатьлек доклад сөйләвен әйткәне хәтердә калган, – ди ул. 
Гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән 34 яшьлек механизатор өчен әлеге докладның әһәмияте зур булгандыр. Чөнки әлеге пленумда авыл хуҗалыгын химияләштерүгә курс бирелә. “Гербицидлар һәм агу-химикатлар җитештерүне химик ашламалар эшләп чыгару белән бер рәткә куярга кирәк. Чүп үләннәре, корткычлар һәм авырулар авыл хуҗалыгына зур зыян китерә. Алар күп очракта уңышның 20 процентка кадәр кимүенә сәбәп булып тора”, – ди Н. Хрущев. 
Мирзагали Бәшәров хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә алдынгылыкны бирми. Дүрт ел рәттән район комбайнчылары арасында беренче урынны яулый. Тырыш комбайнчы Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенең бронза һәм көмеш медальләренә һәм башка дәрәҗәле бүләкләргә лаек була. “Без бәләкәй чакта әткәйгә Мәскәүдән ВДНХдан гел посылкалар килә иде. Транзистор, электр кырынгычы, сөлге, шарф кебек бүләкләр алганы хәтердә. Заманасы өчен зур бүләкләр иде алар”, – дип искә ала Дилбәр Бәшәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев