Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үтүкнең дә холкы бар

Үтүкне даими чистартып тормасаң, киемнәрдә эз калырга мөмкин. Ефәк тукымадан тегелгәннәренә югары температура ярамый. Ә менә йон киемнәрне бары тик марля аша гына үтүкләргә кирәк. Әгәр дә инде онытылып китеп, эшкә тотынсагыз, бу вакытта үтүкне чистартырга туры киләчәк.

Кибетләрдә махсус чистарткычлар сатылмаган заманнарда ук әбиләр үтүкне кер сабыны белән чистарткан. Кайнар үтүккә кер сабыны ышкып, суынганнан соң, дымлы чүпрәк белән сөрткәннәр. Тагын бер халык чарасы: 1 бал кашыгы аш содасына бераз гына савыт-саба юа торган чистарткыч салып, ботка рәвешенә кертергә һәм үтүккә сөртергә кирәк. 5-10 минуттан юеш чүпрәк белән яхшылап чистартырга. Тап юкка чыкканнан соң коры чүпрәк белән тагын бер кат сөртеп алырга. 
Хуҗалык товарлары кибетләрендә химик карандашлар сатыла. Үтүкне шуның ярдәмендә дә чистартырга мөмкин. Көекне ул бик тиз җебетә. Аны чүпрәк белән сөртеп кенә аласы кала.
Үтүктән ак ком бөртеге кебек әйберләр чыкса, сары су тамчылары күренсә, димәк, эчен чистартыр вакыт җиткән. Юшкыннан лимон кислотасы ярдәмендә котылып була. Бер стакан суны кайнатып чыгарырга да, шуңа бер пакет лимон кислотасы салырга. Әлеге катнашманы үтүккә салып, иң югары температурага куеп, кызып җиткәч, 3-4 тапкыр пар төймәсенә баскаларга. Чистарып җитмәсә, тагын кабатларга. Соңыннан кислоталы суны агызып, чистасын салырга кирәк.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев