Мөслим-информ

Үткән белән киләчәкне бәйләп

Колхоз-совхозларның гөрләп эшләгән чоры, авыл яшьләренең активлыгы, колхоз җыелышлары, комсомол-партия укулары һәм башкалар күңелдә хатирәләр булып саклана. Саный китсәң, бик күп икән алар. Шуганка авылы клубында шул чорларны чагылдырган эчтәлекле чара узды. Чарада үткән елларны гына искә алып калмадылар, ә бүгенге яшьләргә, мәктәп укучыларына гап-гади тракторчы, сыер савучы, шофер, эретеп ябыштыручы, мал табибы, механик кебек һөнәрләрнең бик абруйлы, мактаулы һәм кирәкле булуы хакында сөйләделәр.

Кичәдә вакыйгалар моннан 40 ел элек булган чордан башланды. Иң элек залга 1979 елда яхшы хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән өчен “Шуганка” совхозына бирелгән һәм өч ел дәвамында совхозда сакланган кызыл байракны алып керделәр. Байрак кертү совхозның алдынгы эшчеләре Зәкәрия һәм Фәхрулла Нәвшиевларга, Шамил Шакировка, Фәния Муллаяновага һәм Екатерина Леоновага йөкләнгән иде. Гомуми җыелышны совхозның экономисты Ришат Шәгалиев алып барды. Ул совхозның уңышлары, һәр тармакта хезмәт куючы алдынгы эшчеләр белән таныштырды. Җыелышның икенче өлешендә совхозның алдынгылары хөрмәтләнде. Концертны моңлы җыры белән алдынгы мал табибы Җәмилә Вәлишина ачып җибәрде. Ул район күләмендә генә түгел, ә республикабыз тарафыннан бирелгән олы бүләкләргә дә лаек булган.
– Әле бүген дә хезмәтен дәвам итә, аның нечкәлекләрен яшьләргә өйрәтә Җәмилә. Авыл халкы да, терлекләре авырый башласа, иң элек аңа мөрәҗәгать итә. Рәхмәт аңа, – дип билгеләп үтте Р. Шәгалиев. 
Сәхнәгә совхозның алдынгы машина йөртүчесе Фәхрулла Нәвшиев күтәрелде. Фәхрулла абый хезмәт юлы белән таныштырды. “Эшләгән чорда ГАЗ-53 машинасында Ульяновск, Оренбург өлкәләренә, Казахстанга кадәр барып җиттем. Бөгелмәгә һәр көнне диярлек бара идем”, – дип искә алды ул елларны Фәхрулла ага. Совхозның алдынгы шоферлары хөрмәтенә Шуганканың “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Мин – шофер” дип исемләнгән җыр башкарды. 
Фәния апа Муллаянова гомере буе терлекчелектә хезмәт куйган, “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнгән.
– Килен булып төшкәннән бирле терлекчелектә эшләдем, – дип искә ала ул елларны Фәния апа. – Башта сыер саудым, аннан соң дуңгыз карауга күчтем. Эшемне яратып башкардым. Алдыма куелган йөкләмәләрне һәрвакыт арттырып үтәдем. Бүгенге көндә күкрәгемдә балкыган орден-медальләр – хезмәт күрсәткечләрем нәтиҗәсе. Гади генә хезмәтемне күрә белгән совхоз җитәкчелегенә тирән рәхмәтлемен. Гади булса да, мактаулы хезмәтләрне башкаруым белән бик горурланам. 
Әле бүген дә авылдашларына ярдәм кулы сузучы Екатерина Леонованың чыгышы да бик күпләрнең күзләрен яшьләнергә мәҗбүр итте. Шамил Шакиров һәм Раиф Зиннәтуллин исә совхозның иң көчле һәм алдынгы тракторчылары булган. ДТ-75, К-700 тракторларын, бульдозерны иярләгән агайлар җир эшкәртү, тырмалау һәм чәчү эшләрен башкарганнар. Күп вакытта төннәрен дә басудан кайтып кермәгәннәр. Әлеге ир-егетләрнең дә күкрәкләрен медальләр бизи, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән алар. Үз хезмәтләре турында зур горурлык белән, яратып һәм сагынып сөйләде ир-атлар. 
Зәкәрия Нәвшиев гомере буе терлекчелектә хезмәт куйган.
– 1952 елдан, бала чактан ук диярлек совхозда эшли башладым. Башта төрле эшләрдә йөрдем, аннан соң тракторчы ярдәмчесе итеп куйдылар, – ди Зәкәрия абый. – Тракторчы таныклыгы алгач, 1979 елга кадәр тракторда эшләдем. Совхоз җитәкчелеге, “син булдыра аласың” дип, ферма мөдире итеп билгеләде. Шуннан 1997 елга кадәр терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыктым. 
Фәхразый ага Нәвшиев совхозда 1963 елда эшли башлый. Армия сафларыннан кайткач, эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерә һәм гомере буе һөнәренә тугры булып кала. Яхшы эшләгән өчен радиоалгыч, мотоцикл белән бүләкләнә. Лаеклы ялда да актив тормыш белән яши Фәхразый ага. Шуганка авылының ветераннар советы рәисе ул, мәңгелек йортларны төзекләндерү һәм тәртиптә тотуда үзеннән зур өлеш кертә.
Чарада “Намус” һәм “Август-Мөслим” җәмгыятьләре вәкилләре дә катнашты. Егетләрнең икесе дә Шуганкада туып-үскән. “Намус” агрофирмасында агроном булып эшләүче Динар Нәҗипов, “Август-Мөслим” җәмгыятеннән экономист Айзат Шәгалиев авыл яшьләрен һәм югары сыйныф укучыларын үзләре хезмәт куйган агрофирмаларга эшкә чакырдылар. Агрофирмаларда булган мөмкинлекләр, югары һәм заманча технологияләргә нигезләнеп эшләүче техника турында сөйләделәр. Мәгариф ветераннары Мәйсәрә Шәйхетдинова һәм Алсу Вәлишина хезмәт елларын искә алдылар:
– Ул чорда мәктәптә 160тан артык бала укый иде. Кайда нинди эш бар – укытучылар һәм балалар бергәләп эшләдек. Сентябрьдән башлап, кайбер елларны декабрь аена кадәр басудан кайтып керми идек. Ул чор балалары укыган әти-әниләргә рәхмәт! Безне аңлый белделәр. Авылда узган мәдәни чаралар, совхозда үткәрелүче политукуларда, җыелышларда да катнаша идек. Совхозыбыз мәктәпкә һәрвакыт ярдәм итте. Иң яхшы продукция, иң бай яңа ел пакетлары безнең мәктәп укучыларына бирелде.
Чараны оештыручы – Шуганка клубы директоры Тәбрия Сәетгалиеваның үткәннәр хакындагы шигыре дә күңелләрдә урын алды. Авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова кичәне әзерләүчеләргә, катнашучыларга һәм тамашачыларга рәхмәтен җиткерде:
– Бүгенге чара үткәнебез белән киләчәкне бәйләүгә бер адым булып тора. Кичәгә авылыбыз яшьләрен, укучыларны чакыруыбыз да юкка түгел. Нинди генә һөнәр сайласаң да, аны авылыбыз өлкәннәре үрнәгендә яратып башкарганда, тырыш хезмәт куйганда матур нәтиҗәләргә ирешеп була. Авылыбыз менә шундый уңган ул-кызлары белән хаклы рәвештә горурлана. Яшьләребез дә сынатмаслар, өлкәннәрнең матур эшләрен ышанычлы дәвам итәрләр, дип ышанасы килә.

Фәридә Гайнетдинова. 
Динар Нуретдинов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: