Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тина Аракелян: “Эшсезлек эшле итте”

Кешене хезмәт бизи дип, юкка гына әйтмиләр. Чәчтараш Тина да үз эшен яратып башкара.

Мөслим җирлеге күп милләт халыкларын берләштерә. Районга килеп эш урыннары тапкан, йорт-җир корган әрмән милләтеннән булганнар да күп бездә.
1999 елда Тина ике бертуганы белән Әрмәнстаннан Азнакай районының Чалпы авылына күчеп кайта. Күрше Сарман районына йөреп, 10,11 классларны тәмамлый. Тина яшьтән үк кешеләрнең образына үзгәлек бирү, прическалар ясау уе белән яна. 
– Мөслим – мин күргән-белгән иң матур районнарның берсе. Тормыш иптәшем Овик белән Мөслимдә таныштым. 2014 елда гаилә кордык, игезәк балаларыбыз туды. Виктория белән Арменга бүген җиде яшь. Тормыш иптәшем дә әрмән милләтеннән. Язмыш бер милләттән, бер диндә булган кешеләрне шулай туган илдән еракта да очраштыра, кавыштыра икән. Бүген гаиләбез белән Михайловка авылында яшибез, – ди Тина Аракелян.
Тина декрет ялыннан соң район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә исәпкә баса. Үзәктә ел саен төрле белгечлекләр буенча һөнәри укыту оештырыла. Тина да өч ай дәвамында күңеленә яткан чәчтараш һөнәренә укый, практика уза.
– Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә бүген 59 кеше исәптә тора. Кыска сроклы курсларда эшсез егет-кызлар чәчтараш, тегүче, визажист, массаж ясаучы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, С, Д, Е категорияле машина йөртүче, маникюр ясаучы кебек һөнәрләр үзләштерде. Тина Аракелян да чәчтараш һөнәрен сайлап, курсларда укыды. Яр Чаллы шәһәренең “Профессионал” уку үзәге белгечләре өч ай дәвамында райондашларыбызны чәчтараш серләренә төшендерде. Алар Тинаны дөрес һөнәр сайлаган дип бәяләде, – ди үзәкнең әйдәүче инспекторы Мөнирә Идиятуллина.
Бүген район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге оештырган тагын берничә төр укулар дәвам итә. С, Д, Е категорияле шоферларны, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручыларны Мөслим политехника техникумы мастерлары әзерли. Электрон аукционда кайсы уку үзәгенең җиңеп чыгуы да мөһим. Шул үзәк вәкилләре һәм белгечләре яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм итә дә инде.
– Эшсезлек мине эшле итте диясем килә. Күңелгә яткан һөнәрем буенча эшлим. Кечкенәдән кешеләрне матур итеп күрәсем килә иде. Кулга сертификат алу белән Мөслимдәге “Фаиза” матурлык салонына эшкә урнаштым. Бу тормышта нинди генә ситуациядә дә куркып калмаска, җаның тарткан эшне табарга кирәк. Ул чакта эш сәгатьләреңне көтеп аласың, – ди Тина.
Чәчтараш психолог та булырга тиештер. Төрле клиентлар килә аның янына. Тинага аларны тыңлап, кайвакыт киңәшләр дә бирергә туры. Һәр клиентка индивидуаль якын килеп эшләве белән дә үрнәк ул. Кешенең прическасы аның холкына, кайда эшләвенә дә бәйле, ди чәчтараш.

Лилия Шәймиева.

Фото – Тина Аракелянның гаилә архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X