Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә язалар. Әтиле-уллы осталар

Авырмасаң, хастаханә ягына борылып та карамыйсың. Ә сырха¬улап китсәң, барырга мәҗбүрсең.

Тешем сыкрап торгач, Мөслим хастаханәсенең стоматология бүлегенә ба­рырга туры килде. Теш та­бибы Тимур Хантимеров янына кереп, уколлар ка­датып, сызлаган тешемне алдырдым. Элек тә аңа ке­реп бер тешемне алдырган идем. Әтисе юлын сайлаган егет, молодец! Алдагы ел­ларда әтисе Рәшит Ханти­меровка да берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәнем, аңа теш алдыртканым булды. Рәшит Талыйпович хәзер теш кую, протезлау эшләре белән мәшгуль. Ишетеп белүемчә, бу өлкәдә дә үз эшенең остасы ул. Ул теш куйган кешеләрдән бернин­ди дә зар ишеткәнем бул­мады. Аталы-уллы Ханти­меровларга, аларның кул астында эшләүче ягымлы туташларга рәхмәт әйтәсе килә. Алар – җиңел куллы кешеләр. Алар мактауга лаек! Эшләрендә уңышлар телим.

Зарип Гарифуллин.

Тат.Шуран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев