Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тилчә вирусы табылган Башкортстан торак пунктларында йомгаклау дезинфекциясе үткәрелгән

Октябрь башында тилчә вирусы табылган Башкортстан торак пунктларында дезинфекцияләү эшләре төгәлләнгән.


(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Октябрь башында тилчә вирусы табылган Башкортстан торак пунктларында йомгаклау дезинфекциясе үткәрелгән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Тилчә вирусы табылган Башкортстан торак пунктларында дезинфекцияләү төгәлләнгән. Аерым алганда, вирус табылган Кандра, Җирмөхәммәтов, Үрмәкәй һәм Түбән Каран-Елгада маллар торагында һәм маллар азыгын дезинфекцияләү төгәлләнгән. Биредә маллар бетерелгән. Биредә республиканың 20 ветеринар белгече эш алып барган. Биш махсус машина - Комаров дезинфекция җайланмасы кулланылган. Аның ярдәмендә белгечләр терлекчелек комплекслары мәйданнарын, шәхси хуҗалык сарайларын дезинфекцияләгән.

"Моннан тыш бу көннәрдә терлекләрне ревакцинацияләү бара, - дип хәбәр иткән районның баш ветеринар табибы Илгиз Насыйбуллин. - Безнең белгечләргә якын-тирәдәге район ветеринарлары ярдәм итә. Шулай ук район терлекләрен биркалау эше бара".

Тилчә вирусы табылган чыганаклар бүгенге көндә бетерелгән, полигоннар ябык, алар тоташ койма белән әйләндереп алынган һәм бернинди куркыныч тудырмый, дип хәбәр итә "Туймазинский вестник".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев