Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тилчә авыруын мөгезле яшь терлекләр авыррак кичерә

Тилчә вирусын мөгезле яшь терлекләр авыррак кичерә. Бу хәбәрне Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов «Татар-информ"да узган матбугат очрашуында әйтте. "Бу авыру белән пар тояклы барлык мал-туар да авырый ала. Әмма иң авырын мөгезле яшь терлекләр...

Тилчә вирусын мөгезле яшь терлекләр авыррак кичерә. Бу хәбәрне Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов «Татар-информ"да узган матбугат очрашуында әйтте.

"Бу авыру белән пар тояклы барлык мал-туар да авырый ала. Әмма иң авырын мөгезле яшь терлекләр кичерә. Сарык, кәҗә авыруга берникадәр чыдамрак. Шулай булуга карамастан, алар да вирус йөртүче булып санала. Без шуңа күрә Россельхознадзор белән бергә Корбан бәйрәме алдыннан да җитәкчеләргә, халыкка еш кына мөрәҗәгать белән чыгабыз. Мөгезле вак терлекне республика территориясенә кертүне чикләргә кирәк. Бу безне күп төрле авырулардан, бәлаләрдән саклап кала, - диде.

Тилчә авыруы соңгы тапкыр Татарстанда - 1986, Башкортстанда 1977 елда теркәлгән. Ул - карантинлы авыру, юлында очраган беркемне дә, берәрсәне дә аямый.

Исегезгә төшерәбез, Башкорстанның Туймазы районында тилчә авыруы вирусы табылып, мең башка якын мал-туар юк ителде, дип хәбәр итте татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев