Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тилчә авыруы аркасында Татарстан һәм Башкортстан чигендә постлар урнаштырылган

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның ветеринария хезмәте ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Башкортстан чигендә, Туймазы районында тилчә авыруы килеп чыгу сәбәпле, тәүлек буе эшли торган постлар урнаштырган. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә. Татарстанга куркыныч вирусны үткәрмәс өчен, бер техника да санитар эшкәртү узмыйча кертелми. Башкортостанның Туймазы...

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның ветеринария хезмәте ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Башкортстан чигендә, Туймазы районында тилчә авыруы килеп чыгу сәбәпле, тәүлек буе эшли торган постлар урнаштырган. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә.

Татарстанга куркыныч вирусны үткәрмәс өчен, бер техника да санитар эшкәртү узмыйча кертелми.

Башкортостанның Туймазы районында хайваннарда тилчә вирусы табылу сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Районда карантин чаралары үткәрелә. Тикшерү комитеты тикшерү уздыра.

Белгечләр фаразлавынча, соңгы тапкыр Башкортстанда 1977 елда теркәлгән тилчә авыруын, фермерларның берсе алып кергән. Вирусның республикага Урта Азиядән мөгезле вак терлек белән керүе ихтимал.

Әлеге авырудан хайваннарны вакцинацияләү каралмаган булган, чөнки Башкортостан соңгы ике елда тилчә авыруы булган төбәкләр белән буфер зонада урнашкан Россиянең 32 төбәгенә керми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев