Мөслим-информ

Тиктормаслар өчен

Район ветераннар советы һәм мәдәният бүлеге ветераннар (пенсионерлар) арасында конкурс игълан итә.

Конкурста алмаз мозаикасы, бижутерия, чигү, бәйләү, агач эшләнмәләре, декоратив флористика, керамика, рәсем, сынлы сәнгать, курчаклар ясау, тукыма кисәкләреннән тегү номинацияләре тәкъдим ителә. Бер номинациядә бер эш белән генә катнашырга мөмкин. Заявкалар район мәдәният йортына электрон рәвештә кабул ителә. Эшләрне 16 февральгә кадәр район мәдәният йортына тапшырырга кирәк. Җиңүчеләр һәр номинация буенча билгеләнә, аларның эшләре республика конкурсына җибәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: