"Тик Мөнирә апа бирешә торганнардан түгел..."

Абзар тулы савым сыеры, бозаулар, йөзәр баш каз, үрдәк, тавык-чебеш... Моның кадәр мал-туарны сау-сәламәт кеше дә карап өлгермәгәндә, сыңар куллы гына Мөнирә апа барысына да җитешә.
Табибларның үз эшенә салкын каравы аркасында бүген өченче төркем инвалид ул. Унбиш ел элек күзе сукыр әбине мунча керткәндә угар газга исереп, кайнар суга пешкән. Крандагы кайнап торган су астында тагын күпме яткан булыр иде икән, бәхеткә, тормыш иптәше Зөфәр хәләлен эзләп килгән.
Вакытында район табиблары кичектергесез ярдәм күрсәтмәгәч, сул кулын кисәргә туры килгән. Ике баласы, гаиләсе хакына исән калган Мөнирә апа барлыгы 6 операция кичергән. Шул вакытта эшләп йөргән Мөслимнең коры сөт заводыннан да китәргә туры килә аңа.
Сыңар кулы белән әлеге таш йортның стеналарын өйгән, аның кулыннан шушы мәһабәт йортка 9 мең кирпеч кергән. Ире Зөфәр белән киңәшләшеп гаилә фермасын да булдырганнар. Тиенгә колхоз фермасында эшләп йөргән Зөфәр абый Мөнирә апаның бу фикерен хупласа да, хатынының 5 сыерны берүзенә генә саварга авыр буласын уйлап, тагын борчылган. Тик Мөнирә апа бирешә торганнардан түгел. Тормыш җилләренә йөзен куеп, алга бара ул. Шәхси хуҗалыкларга юк кына акчага сөт сатып җибәрми хуҗабикә. Иртән иртүк торып маен да яза, эремчеген дә ясый. Каз мамыкларыннан мендәрләр дә ясарга өлгерә. Сыңар кулы белән дә бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш, кавын-карбыз үстергән Мөнирә апа Сикия авылын яшәтергә омтыла - аның йортыннан бирнәгә мендәр, сөт-катык, ит, туйга каз сатып алырга килүчеләр өзелми. "Сыер саварга районнан савым аппараты да бирелсә- сөенер идем, Эшем бераз җиңеләер иде",- ди Мөнирә апа. Без ышанабыз- инвалидлар ункөнлегендә- ихтыяр көче ташып торган бу апаның теләге тормышка ашмый калмас әле.
Лилия Шәймиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 август 2022 - 09:28Юлларда сак йөрегез Гравийлы юл алдаучан, тиешле тизлекне сакламаганда һәлакәткә китерә.1700
-
9 август 2022 - 08:25Вакцинацияләү дәвам итә. Коронавируска каршы вакцинация ясатырга теләүчеләр 2-43-76 телефоны буенча хәбәрләшә ала.2900
-
8 август 2022 - 20:22Сәгать ничәдә тудыгыз? Астрологлар фикернчә, тәүлекнең һәр ике сәгате белән нинди дә булса бер планета, Кояш яисә Ай идарә итә. Баланың кайсы планета "хуҗалыгында" аваз бирүе белән, аның киләчәге, холкы билгеләнә.5500
-
8 август 2022 - 19:06Мәчеләр көне Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта хайваннарны яклау буенча Халыкара фонд инициативасы белән уздырыла.15500
-
8 август 2022 - 18:39Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә?!! Казаннан 70 чакрымдагы район үзәгенә кайтып, сул якка борылгач һәм бер километр араны узгач, сөзәк кенә үрне төшәсе була. Үзенең өр-яңа «Шевролет»ында шул урынга җиткәч, авылга кайтып баручы Мөнирнең келт итеп моннан 40 ел элек күмәк хуҗалык җитәкчесе Сәмигулла агай белән булган хәл исенә төште. Мөнир машинасын туктатты да, уйларга бирелде.12000
-
8 август 2022 - 17:23Крыжовниктан – кайнатма Крыжовниктан кайнатманы дөрес кайнаткан очракта, ул үзенчәлекле яшел төскә ия булачак. Шуның өчен ул “зөбәрҗәт кайнатма” дигән исем алган. Халык телендә бу вареньены “патша кайнатмасы” дип тә атыйлар. Мөслимдә яшәүче Язилә Мәгалимовадан крыжовниктан тәмле кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.15700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.20500
-
9 август 2022 - 09:07Гаилә - бәхет ачкычы
-
9 август 2022 - 09:06Ремонттан соң Мөслимдә фонтан ачылды
-
9 август 2022 - 08:38Эшлекле дүшәмбеДүшәмбе көнне район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.4700
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5694102
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.575801
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).475004
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.434203
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.367001
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.313000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика