Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиешле нәтиҗә ясамаган

Спиртлы эчемлекләр кабул иткән булуга карамастан, транспорт ча­расы белән идарә иткән 42 яшьлек кеше хөкем ителгән.

Мөслим районында яшәүче 42 яшь­лек кешегә карата җинаять эше буен­ча дәүләт гаепләве прокуратура тара­фыннан хупланды. Ул РФ ҖКның 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (исерек бу­лу-булмауга медицина тикшерүе үтү ту­рында вазыйфадагы затның таләбен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган затның спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итүе).

– Сикия авылы кешесе 2021нче елның 24 сентябрендә рульгә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыра. Моңа кадәр ул шушындый хәл өчен админи­стратив җаваплылыкка инде тартылган булган. Аны Сикия авылында Школьная белән Кызыл яр урамнары киселешендә хокук сакчылары туктата. Әлеге кеше үз гаебен тулысынча таныды, – ди район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.

Суд гаеплегә карата 200 сәгать мәҗбүри эш һәм ике елга транспорт ча­расы белән идарә итүне тыю рәвешендә җәза кабул итте, дип хәбәр итәләр про­куратурадан.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X