Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтием батырлыгы

Әткәебез Әскадетдин Җәләлов сугышка атлар караган җиреннән – 27 яшендә китә. Кызыл байраклы 171нче укчы Идрицк дивизиясенең 357нче артиллерия полкында наводчик була. Дүрт елга якын дошманга каршы фидакарьләрчә көрәшә ул

Батырлыклары өчен бик күп медальләр һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Әткәебезнең әлеге дәрәҗәле бүләккә нинди батырлыгы өчен лаек булуын дәлилләүче мәгълүматлар да саклана бездә. Наград-ной листында мондый юллар бар: “1945нче елның 17 апрелендә иптәш Җәләлов, үзенең тормышын куркы-ныч астына куйган хәлдә, дошманның көчле артилле-рия уты астында орудиегә боеприпаслар ташый һәм, үзе үк орудиене корып, каршы якка ут ача. Бу көнне аның орудиесе дошманның биш ут ноктасын, 20 не-мец солдатын һәм офицерын юк итә.

18 апрель көнне иптәш Җәләлов, гранаталар белән коралланган хәлдә дошман ныгытмаларына шуышып килеп, фашистларның кул пулеметын һәм 11 немецны юк итә. Күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыгы өчен иптәш Җәләлов III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителә”.

Әткәебез фронттан икенче группа инвалид булып кайтты. Атлар карауда эшләде. Әнкәй белән җиде бала тәрбияләп үстерделәр. Ул гынамы, әткәй тәрбиясендә апасының ике кызы, әнисе, сеңлесе дә булды. Алар әнкәй белән 27 ел гына яшәп калдылар. Әткәй, сугыш яраларыннан җиде ел авырып ятып, 59 яшендә бакый-лыкка күчте. Без, балалар, бик иртә кул арасына кереп, дөнья йөген әнкәй белән бергәләп тарттык. Югары уку йортларын тәмамламасак та, тормышта үз урыннары-бызны табып, җаваплы эшләр башкардык.

Әткәйнең абыйсы Әхмәзетдин һәм энесе Зөфәр дә ил сагына баскан. Әхмәзетдин яу кырында һәлак була. Зөфәр абый, сугыштан исән-сау кайтып, Чиләбе шәһәрендә гомер итте.

Хәмдия Әхмәтшина.

Вәрәшбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев