Мөслим-информ

Әти абруе

Әти абруе, әти сүзе... Гаилә кыйммәтләре хәзинәсендә бу сүзләрнең дәрәҗәсе кимеп бара түгелме? Бүгенге балалар әтидән шүрләү дигән нәрсәне белми.

Без бәләкәй чакта тыңламасак, “йөгәннән ычкынсак”, әни: “Атагызга әйтәм” дип кенә куркыта иде. Үсә төшеп, кич клубка чыга башласак та, иң башта әтидән сорыйсы иде. Әти, үз чиратында: “Әниегез куштымы соң?” дип җаваплады. Кич билгеләнгән сәгатьтән соңарып кайтсак, әнинең “Әтиегез күргәнче кереп ятыгыз!”, “Әтиегез белсә, иманыгызны укытыр!” дигән сүзләрен ишетеп, өйгә кереп шыла идек. Әтидән курку хисе начар юлга басудан, юньсез затлар белән бәйләнешүдән саклады. Әтинең кырыслыгы аңа булган хөрмәтне арттырды гына. Үсә төшкәч кенә әтинең бик тә нечкә күңелле, йомшак кеше булуын аңладык. Әтидән куркып үсәргә өйрәткән әнигә дә рәхмәтле без. Шулай булмаса, бәлки аның “башына менеп утырган” булыр идек. 
– Әтигә хөрмәт белән карау элек-электән килә. Йортта аның урыны түрдән булды. Табын артына утыргач, аш та иң элек аңа бүлеп бирелде. Аның сүзе өстен булды, ишектән килеп керсә, бала-чага йөгереп килеп, әтиләренә сарылыр иде. Гаилә башлыгы кайтмыйча, өстәл артына да утыру булмады. Безнең әти гомер буе балта остасы булып эшләде. Әниебез, без – алты баласын көйләп-чөйләп, әтиебез кайтуга тәмле исләр чыгарып, аш әзерләр иде. Авыздан сулар килсә дә, әти өстәл артына утырмыйча, ризыкка кагылмадык. Бу – закон, башкача булырга мөмкин дә түгел дип уйлый идек, – дип искә ала райондашыбыз Наилә Төхбәтова. 
Бүген никахлар таркалу, ятимнәр саны арту да турыдан-туры гаиләдәге тәрбиягә бәйле. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дип юкка гына әйтмиләрдер. Әнисенең бертуктаусыз әтисен “игәүләп”, “талап” яшәгәнен күреп үскән кыз бала тормышка чыккач та шуны ук куачак. Ир сүзен аяк астына салып таптап, аның дәрәҗәсен төшереп, үзенең хаклыгын исбат итеп маташканда хатын-кыз бер нәрсәне оныта – боларның барысы да бала күз алдында эшләнә бит. Әнисеннән күреп, әтисенә төрле мыскыллы сүзләр әйтергә тайчанмаган сабый киләчәктә кем булып үсәр? Әни кеше үзенә дошман үстерүен аңласын иде! 
– Тормыш дилбегәсенең әкренләп хатын-кыз кулына күчә баруына өйрәнеп беттек бугай инде. Монда гаеплеләрне табу ай-һай авыр бит! Күңеленә ошаган эш таба алмыйча яисә “озын берлек” артыннан куып, Себергә, ерак шәһәргә эшкә китүчеләр дә күп. Ярты еллап гаиләсен күрмәгән әти кеше баласына нинди тәрбия бирә алсын! Әтиләр дә “койрыкларын сыртка салырга” ярата. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә узган ата-аналар җыелышларына күпчелек әниләр килә. Кызы яисә улының өлгереше, тәртибе белән кызыксынып килгән әтиләр бармак белән генә санарлык була. Мин, укытучы буларак, тәрбия эшендә мәктәпләрдә оештырылган әтиләр советының роле зур, дип уйлыйм. Бу берләшмәләр хәлне күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтер дим. “Тегенең әтисе килгән, моның ире килгән” дип, әниләребез белем бирү учреждениеләренә көчле затларны җәлеп итү җаен эзли башлады, – ди бер райондашыбыз. 
Әтиле йортның нурлы, бисмиллалы йорт икәне җырларга да салынган. Әтигә булган мөнәсәбәтне, ихтирамны гаиләдә күреп үскән кыз бала гаиләле булгач, үзе дә ирен хөрмәт итеп яшәячәк. Хөрмәт булган җирдә бәрәкәт бар, дип юкка гына әйтмәгәннәр. 
...Бер иптәш кызымның бәби туена барырга туры килде. Мул әзерләнгән табын артына утыргач, мин ирексездән: “Баланың “авторы” кая соң әле, ник утырмый безнең белән?” – дип иренең кайдалыгын сорадым. “Әй, бездән соң утырып ашар әле, комачаулап йөрмәсен!” дип җаваплады ул. Күңелдә юшкын калды, бәйрәмнең яме киткән төсле тоелды. Иркен өйдә, зур өстәл артында гаилә тоткасы булган ир кешегә урын булмасын инде?! 
Төшенкелеккә бирелгән, үзен якыннарына кирәксез итеп тойган ирләр эчкечелеккә тизрәк бирешә, ди психологлар. Ир-атларга үз абруен белеп яшәргә, шушы абруйны тоярга хатын-кыз төп ярдәмче булырга тиеш, югыйсә! Пар канатлы гаиләдә үскән балалар тормышка ныклы адымнар белән атлый. 
...Аяк астында көзнең алтын яфраклары җай гына кыштырдый... Ике малай, чыр-чу килеп, шул яфраклар белән уйный. Берсе икенчесен этеп еккан иде, җирдәгесе сикереп торды да: “Әтигә әйтәм!” дип янады. Самими усаллыктан, ихтыярсыз, ирен читенә елмаю кунды. “Әтигә әйтәм!” Бу сүзләрдә әти абруе да, аңа булган ихтирам-хөрмәт тә, аннан азрак шүрләү дә чагыла. “Әти” сүзенең көче, ата абруе беркайчан да кимемәсен иде! 
Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: