Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТФБ-Финанс» җинаять эше: барлык гаепләнүчеләр дә апрельгә кадәр сак астында булачак

Татарстан Республикасы Югары Суды «ИК "ТФБ Финанс" кертемчеләренең 90 миллион сум акчасын урлауда гаепләнүченең гаризасын тикшерде, дип яза "Татар-информ".

"Татфондбанк" оешмасының базарда кыйммәтле кәгазьләр белән актив операцияләр башкару идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаев кулга алмауны сорап, шикаять язган. Суд әлеге шикаятьне кире кагып, топ-менеджерны кул астында калдырды. «ИК "ТФБ Финанс" инвесткомпаниясе клиентларының акчаларын урлануда гаепләнүченең адвокаты җәзаны өй аресты белән алмаштыруны сораган.

Моннан тыш Тимербаевтан кала бу эштә катнашы булган башкалар да кулга алу буенча шикаять биргән. Болар - «ТФБ-Финанс» актив операцияләр башкару идарәсе җитәкчесе Илнар Абдульманов, «ИК "ТФБ-Финанс"» директоры Тимур Вальшин, идарә рәисе урынбасары Вадим Мерзляков һәм "Татфондбанк" идарәсе рәисенең элеккеге урынбасары 35 яшьлек Сергей Мещанов.

Татарстанның Югары суды Казанның Совет районы суды чыгарган алда әйтеп үтелгән шәхесләрне кулга алу буенча барлык хөкемнәрне үз көчендә калдырды. Димәк, алар 2 нче номерлы тикшерү изоляторында кимендә апрель башына кадәр сак астында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама