Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекләр тук булачак

Район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлек азыгы әзерләү оешкан төстә дәвам итә. Шөкер, быел да терлекләребез тук булыр. Ә терлекләрнең туклыгы ул – табыннарыбызның майлы-сыйлы булуы.

Районыбызда 5379 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ел дәвамында терлекләр тук булсын өчен 2900 тонна печән, 15000 тонна сенаж, 20000 тонна силос һәм 2900 тонна салам әзерләү бурычы тора. – “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмалары белән бергә гаилә фермалары һәм терлек тотучы крестьян-фермер хуҗалыклары да терлек азыгы әзерләүдә актив эшлиләр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Илгиз Бәширов. – Бүгенге көнгә район буенча 2234 тонна печән әзерләнде, шуның 880 тоннасы фермерлар һәм гаилә фермалары өлешенә туры килә. Хуҗалыклар сенаж салуда да оешкан төстә эш алып баралар. Бүгенге көнгә 14700 тонна сенаж салынды. Район буенча бер шартлы терлеккә 13,9 центнер азык туры килә. Һава торышы коры торганда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Азык өчен чәчелгән кукуруз мәйданнары да матур гына үсеп киләләр. Димәк, тиешле күләмдә силос әзерләргә дә мөмкинлек булачак.Баланлы авылыннан Рәзинә Габидуллина гаилә фермасында да бүген, бар көчләрен биреп, терлек азыгы әзерлиләр. – Бүген фермабызда 30 савым сыеры исәпләнә. Печән һәм бөртеклеләр әзерләр өчен мөмкинлегебез бар. 246 гектар мәйданның 60 гектарында печән үстерәбез, ә калган мәйданны бөртеклеләр били. Бүгенге көндә печән әзерлибез, аны, төргәкләргә төреп, ферма янына кайтарабыз. Сенаж салу да дәвам итә. Азык катнашмасын да үстерәбез, аннан да печән әзерләячәкбез. Гомумән, ел дәвамында терлекләргә җитәрлек азык әзерләргә мөмкинлегебез бар, – ди Рәзинә Габидуллина.Терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән булып керешкән “Туган як” агрофирмасында әлеге кампаниянең беренче этабы инде төгәлләнгән.– Печән җыюны һәм сенаж салуны төгәлләдек. Күпьеллык үләннең икенче кат үсешеннән дә печән әзерләячәкбез. Узган елдан калган яхшы сыйфатлы силосыбыз әле быелга да җитәчәк. Без терлек азыгын һәр елны запас белән әзерлибез һәм быел да шулай булачак. Агрофирмада бүген үк кышка җитәрлек азык әзерләнде, – ди агрофирма директоры Рәдиф Габидинов. Рәшит Миңнегалиев гаилә фермасында 220 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан 90ы – савым сыеры. Гаилә фермасының үз җире юк, шулай да җитәрлек азыкны әзерләргә тырышабыз, диләр.– Терлекләрне ышанычлы кышлату өчен меңнән артык төргәк печән, меңгә якын төргәк салам һәм 300 тоннага якын ашлык кирәк. Быел печән әзрәк булу сәбәпле азык әзерләү авыррак. Бүгенге көнгә 200 төргәк печән сатып алдык, бер төргәге 1500 сумга төште. Печән әзерләү дәвам итә. Ашлыкны җирле фермерлардан сатып алабыз. Кышка җитәрлек азык әзерләрбез, дип ышанам, – ди Рәшит Миңнегалиев.“Иң мөһиме – терлек азыгы сыйфатлы булсын”, диләр белгечләр. Сыйфатлы азык кына терлекләрдән продукция алуны арттырырга ярдәм итә.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Фото – http://tatarstan.ru/file/photoreport2/print_5345767_3916294.jpg алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев