Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекчелектә кышлату чоры башлана

Көзгә аяк басуга хуҗалык җитәкчеләре малларны торакларга кайтару мәшәкате белән яна башлый. "Яхшы торак- ярты азык", дигән әйтемне истә тотучылар кышлатуга тагын да иртәрәк - терлекләр җәйләүгә күчү белән әзерләнә башлый. Шунысы да бар: соңгы елларда, лагерьларга күчмичә,малларны ел әйләнәсе торакларда асрауга өстенлек бирелә башлады. Ләкин ничек кенә булмасын, кышкы...

Көзгә аяк басуга хуҗалык җитәкчеләре малларны торакларга кайтару мәшәкате белән яна башлый. "Яхшы торак- ярты азык", дигән әйтемне истә тотучылар кышлатуга тагын да иртәрәк - терлекләр җәйләүгә күчү белән әзерләнә башлый. Шунысы да бар: соңгы елларда, лагерьларга күчмичә,малларны ел әйләнәсе торакларда асрауга өстенлек бирелә башлады. Ләкин ничек кенә булмасын, кышкы чорга аяк басар алдыннан тораклар һәм җиһаз-җайланмалар тиешенчә ремонтланырга, агарту-дезинфекция эшләре үткәрелергә, төрлесеннән һәм җитәрлек күләмдә азык әзерләнергә тиеш. Бу яктан район хуҗалыкларындагы хәлнең торышын бәяләү максатында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Элита" төп нәсел предприятиесе белгечләре урыннарда булды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең орлыкчылык һәм нәсел хезмәте начальнигы Гүзәлия Сабирова сүзләренә караганда, терлек асраучы хуҗалыклар бу җаваплы чорга нигездә җаваплылык белән әзерләнгән. Аерым алганда "Туган як" агрофирмасында терлекчелек тармагына зур игътибар бирелүен әйтергә кирәк. Соңгы ике елда торакларны яңа таләпләргә туры китереп ремонтлау юнәлешендә күп эш башкарыла. Терлек торакларына капиталь ремонт республика программасы кысаларында быел да ике торакка реконструкция үткәрелде, моннан тыш өр-яңа өч сенаж базы төзелде. Бүгенге көндә тораклар агартылган, дезинфекция үткәрелгән. Бер торакның түбәсен алыштыру бара. Анысы да төгәлләнү алдында.

"Органик Групп" җәмгыяте дә узган ел республика программасы нигезендә11 торакка капиталь ремонт үткәргән иде. Быел да әлеге программа кысаларында берничә торакка ремонт ясарга тиеш булсалар да, әле бер кадак та сугылмаган биналар бар. Бу - республика программасының өзелү куркынычын искәртүче факт. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программага кертелгән торакларда ремонт-төзекләндерү эшләрен тиз арада төгәлләү бурычын куя. Бүген "Урожай" агрофирмасына керүче хуҗалыкларда маллар торакларга кайтарылган. "Яңа Сәет" бүлекчәсендә тудыру бүлегенең идәннәрен алыштыру бара. "Авангард" хуҗалыгында бер торакта башланган реконструкция төгәлләнеп килә. 830 баш тана әлегә көтүдә йөри. Терлекләр ел әйләнәсе торакларда тәрбияләнүче "Мәгариф" хуҗалыгында агарту-дезинфекция эшләре бара. Шул ук җәмгыять составындагы "Ык" агрофирмасында хәлләр әле мактанырлык түгел. Ферма территорияләре чистартып куелса да, бер торакка да ремонт кермәгән. "Дуслык" бүлекчәсендә маллар җәйләүдә килеш.

Кышкы чор өчен терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Район буенча һәр шартлы терлеккә 27 центнер азык берәмлеге тупланды. "Туган як" агрофирмасы бу яктан да башкаларга үрнәк итеп куярлык. Киләсе елдан малларны бер типтагы ашатуга күчүне күздә тотып, җитәкчелек тарафыннан ел ярымлык азык әзерләү бурычы куелган иде. Бүген биредә 38,8центнер азык берәмлеге тупланды инде. Иң мөһиме азыкның сыйфаты да игътибар үзәгендә.Чагыштыру өчен: "Ык" та - 28,3, "Урожай" агрофирмасында 25,6 центнеразык берәмлеге тупланды.

Белгечләр хуҗалыкларда тармакның киләчәге булган нәсел эшенең торышы белән дә кызыксынды. Бүгенге көндә район буенча савым сыерлары көтүенең 18 проценты таналар хисабына яңартылган. "Туган як" агрофирмасында һәр 100 сыерның 32 се - таналар. "Ык" та бу сан 19 ны тәшкил итә. Таналарны юнәлешле үстерү буенча специальләшкән аерым хуҗалыгы булган "Урожай" агрофирмасында да күрсәткечләр ел ахырына таба яхшырыр, дип фаразлый идарә белгечләре. Шушы көннәрдә генә "Яңа Сәет" кә - 40 ка якын, "Үрәзмәт"буаз тана озатканнар. "Мәгариф" бүлекчәсенә җибәрү өчен 20 буаз тана әзерләнә. Тармакта продукция җитештерүнең торышын билгеләүче факторлар күп төрле. Аларның һәрберсенә аерымигътибар биреп, ит һәм сөт җитештерүдә тотрыклылыкны тәэмин итү сорала.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев